news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта «БМВ» машинасы яшь кызларны таптаган, берсе үлгән

news_top
Стәрлетамакта «БМВ» машинасы яшь кызларны таптаган, берсе үлгән
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Стәрлетамак хастаханәсендә исерек йөртүче идарә иткән BMW X5 машинасы бәрдергән 18 яшьлек кыз үлгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Авария 12 ноябрьдә Ленин проспектында була. 30 яшьлек ир-ат җиңел машинада җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган ике дус кызны бәрдерә. Шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача.

Кызларның берсе җиңелчә имгәнә, медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәрәләр. Икенче кызны коткарып кала алмыйлар.

BMW X5 йөртүчесен кулга алганнар. Ул өреп чыгарган һавада 0,809 миллиграмм алкоголь булуы ачыкланган. Ир-атны исерек килеш рульгә утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Хәзер ул тикшерү изоляторында, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар