12 ноябрьдә кич белән Стәрлетамак шәһәренең Ленин проспектында BMW X5 автомобиле җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган 18 яшьлек ике кызны бәрдергән. Аннары машина урыннан китеп барган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Башкортстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең белешмәсе буенча, зыян күрүчеләрнең берсе бик нык имгәнгән, аны хастаханәгә китергәннәр. Икенче кызны, медицина ярдәме күрсәткәннән соң, хастаханәдән кайтарып җибәргәннәр.
BMW X5 йөртүчесен кулга алганнар. Ул Стәрлетамакта яшәүче 30 яшьлек кеше булып чыккан. Ир-ат исерек хәлдә руль артына утырган. Өреп чыгарган һавада 0,809 миллиграмм алкоголь булуы ачыкланган.
Ир-атны, 2025 елда, шулай ук исерек килеш руль артына утырган өчен, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Суд карары нигезендә аңа карата 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Хәзер бу кешене юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән өчен кулга алганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Аңа юл йөрү һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган һәм саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен, шулай ук административ җәзага тартылган килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы яный. Ир-атка карата чикләү чарасы сайланачак.