news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта авыру кешене алып бара торган «ашыгыч ярдәм» машинасына ут капкан

news_top
Стәрлетамакта авыру кешене алып бара торган «ашыгыч ярдәм» машинасына ут капкан
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә авыру кешене алып бара торган «ашыгыч ярдәм» машинасына ут капкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Машина салонында йөртүче, табиб һәм пациент була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 16 февраль төнендә «УАЗ-буханка» «ашыгыч ярдәм» машинасына ут каба. Коткаручылар килгәндә, анда ачык ут була.

«Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, машинадан 3 кеше чыккан. Фельдшер һәм пациент, узып баручы транспортка утырып, хастаханәгә киткән. Машинадан 2 кислород баллонын чыгарганнар. Ачык утны 15 минутта сүндергәннәр», диелә ведомство хәбәрендә.

Гадәттән тыш хәл вакытында кешеләргә зыян килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар