Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта ашыгыч ярдәм машинасын поезд таптаган, авыру хатын үлгән, дүрт кеше имәнгән

news_top_970_100
Стәрлетамакта ашыгыч ярдәм машинасын поезд таптаган, авыру хатын үлгән, дүрт кеше имәнгән
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, bashinform.ru

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә «ашыгыч ярдәм» машинасы белән поезд бәрелешкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

20 февральдә кичке 8ләр тирәсендә Эстәрлебаш трактында тимер юл кичүендә маневр локомотивы «ашыгыч ярдәм» машинасын таптый. 1 кеше һәлак була, тагын 4 кеше имгәнә.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы эчендәге кешеләрне коткаручылар чыгара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 1956 елда туган хатын-кыз үлә. «Ашыгыч ярдәм» шушы хатынны хастаханәгә алып бара торган була. Тагын 2 фельдшер, машина йөртүче, авыруны озата баручы кеше имгәнә.

Тимер юл полотносына зыян килмәгән, поездлар тоткарланмаган.

Якынча белешмә буенча, «ашыгыч ярдәм» машинасы светофорның кызыл төсенә чыга, ул авыру хатынны хастаханәгә илтергә ашыга. Локомотив экстрен тормозлый, ләкин барыбер «ашыгыч ярдәм»гә бәрелә.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, имгәнгән 4 кешене 1нче шәһәр хастаханәсенә салганнар. 1 кеше авыр хәлдә реанимациядә ята, калганнарының хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» ачыклаганча, «ашыгыч ярдәм» машинасы махсус утларын кабызган килеш бара, ул тимер юлны светофорның кызыл төсенә узып чыкмакчы була. Тепловоз машинисты экстрен тормозлауга карамастан, бәрелеш була. Локомотив бригадасына зыян килми.

«Һәлак булган 67 яшьлек хатын-кыз Стәрлетамакта яшәгән. Ул пневмония белән авырый. Авария вакытында «ашыгыч ярдәм» салонында носилкада ята, аның янында 2 фельдшер була. Алар – Салават һәм Стәрлетамак кешеләре. Фельдшерларның, машина йөртүченең башы җитди имгәнә, аларны Стәрлетамак хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә алып китәләр. Авыру хатынны озату баручы ир-ат алгы пассажир утыргычында – машина йөртүче янында була. Ул мәрхүмә хатынның ире булган, дигән белешмә бар. Аның да башы имгәнгән», – дигән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100