Үзенең оппозицион карашлары белән билгеле булган Истанбул мэры Экрем Имамоглу йортында хокук сакчылары тентү уздырган. Шуннан соң сәясәтчене судка алып киткәннәр. Бу хакта «CNN Türk» телеканалына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«Экрем Имамоглу полиция озатуында судка китерелде», – диелә хәбәрдә.
Төркия хокук сакчыларының Истанбулда масштаблы операция башлавын «Sabah» газетасы хәбәр иткән иде. Андагы мәгълүматлар буенча, Имамоглуны тоткарлау өчен ордер бирелгән.
Истанбулдагы операция турында хәбәрләр аркасында, шәһәрдә социаль челтәрләргә керүдә өзеклекләр килеп чыккан, дип яза «Habertürk». Шулай ук метро станциясе ябылган һәм Истанбулдагы үзәк урамнарның кайберләрендә хәрәкәт туктатылган.
Алдарак Төркия Генераль прокуратурасы Истанбул университетына Имамоглу дипломының дөреслеген һәм юридик көчен тикшерү өчен мөрәҗәгать җибәргән. Материалда әйтелгәнчә, Имамоглуны Төньяк Кипр югары уку йортыннан Истанбулга күчергәндә хилафлыклар җибәрелгән булырга мөмкин, дип шикләнә хокук сакчылары. Аерым алганда, сәясәтче укыган вакытта утраудагы уку йорты Төркия тарафыннан рәсми танылмаган була.