Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Истанбулда Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләр тәмамланды

news_top_970_100

Истанбулда Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләрнең икенче раунды тәмамланды. Сөйләшү 1 сәгатьтән артык дәвам итте. Очрашу рус телендә узды. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Әлегә делегацияләрнең чираттагы очрашуы буенча бернинди конкрет килешүләр юк. Очрашуда әсирләр алмашу турында фикер алышканнар, нәтиҗәләр рәсми рәвештә соңрак игълан ителәчәк. Илнең лидерлары очрашу буенча конкрет фикерләр әлегә шулай ук юк, диелә хәбәрдә.

Россия делегациясе составы – алдагы сөйләшүләрдәге кебек: Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Михаил Галузин, Россия Кораллы Көчләре Генштабының Баш разведка идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм оборона министры урынбасары Александр Фомин.

Украина делегациясен оборона министры Рөстәм Умеров җитәкләде.

  • Мәскәү һәм Киев вәкилләренең 3 елга беренче очрашуы 16 майда Истанбулда узган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100