news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сталлонены тавышландырган танылган актер вафат булган

Сталлонены тавышландырган танылган актер вафат булган

news_top
Сталлонены тавышландырган танылган актер вафат булган
Танылган актер Дмитрий Матвеев 66 яшендә вафат булган. Бу хакта актерның дусты Олег Хартулари хәбәр итә.

«Хушыгыз, Дмитрий Николаевич! Минем кадерле хезмәттәшем һәм өлкән иптәшем», — дип язган ул Фейсбукта.

Актерның ни сәбәпле үлгәне хәбәр ителми. 

Матвеев 30 фильм һәм сериалда, шул исәптән «Осенний марафон», «Государственная граница. Год сорок первый» һәм «Безмолвный свидетель» картиналарнда уйнаган.

Шулай ук ул дубляж остасы һәм тавышландыручы буларак танылган. Сильвестр Сталлоне һәм Мел Гибсонны Россия тамашачысы нәкъ менә Дмитрий Матвеев тавышы белән ишеткән.



Күптән түгел генә тагын киноиндустрия зур югалту кичергән иде. Якут актрисасы Галина Тихонова 32 яшендә вафат булды. Үлем сәбәбе - аллергик астма.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар