Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стаканда җиләкле десерт рецепты

Десертның өстен төрле җиләк, чикләвек, шоколад һ.б белән бизибез.

news_top_970_100
Стаканда җиләкле десерт рецепты
http://apastovo.ru/

«Йолдыз» газетасының дубляж буенча редактор урынбасары Елена Җамалиевадан стаканда җиләкле десерт ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Шоколадлы камырны алдан ук әзерлибез. 4 йомыркага, 120 грамм шикәр комы, 100 грамм он, 20-30 грамм какао, 1 чәй кашыгы кпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк. Йомырка һәм шикәр комын миксер белән болгатабыз. Шуңа он һәм какао салабыз һәм тагын болгатабыз. Аны формага салып, 180 градус кызулыктагы мичтә 45 минут пешерәбез. 

Эремчекле-каймаклы крем әзерлибез. 250 грамм каймакка, 200 грамм эремчекне блендер белән ваклап кушабыз. 80 грамм шикәр пудрасы кушабыз. Барысын да миксер белән әйбәтләп бутыйбыз. 

Җиләкле конфитер ясыйбыз. 300 грамм катырылган җиләк, 100 грамм шикәр комын газга куеп кайнатабыз. Кайнап чыгып, 10 минут үткәч сүндерәбез һәм 1 чәй кашыгы крахмал салабыз. 

Аннан стаканнарга катламлап урнаштырабыз. 

1 кат — крем 

2 кат — вакланган бисквит 

3 кат — вакланган чикләвек, җиләкле конфитюр. 

Катламнар кабатланып бара. Соңгы катта крем. Аның өстен төрле җиләк, чикләвек, шоколад һ.б белән бизибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100