Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетмакта өч үсмер кыз машина урлаган

Кызлар «ВАЗ-2110» машинасы белән укырга барырга чыга һәм агачка бәрелә.

news_top_970_100
Стәрлетмакта өч үсмер кыз машина урлаган
https://pixabay.com

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче ир-ат 14 мартта полициягә мөрәҗәгать итә. Ул кич белән «ВАЗ-2110» машинасын урамда калдыруын, шуннан машинасы югалуын сөйли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, машина хуҗасы — яшь егет — кич белән 14 яшьлек таныш кызы янына килә. Кыз фатирда ике иптәше белән була. Иптәш кызларга 15 һәм 16 яшь. Егет кызлар белән кунарга кала.

Иртән кызлар уяналар да, укырга җәмәгать транспортында түгел, машинада барырга карар кылалар. Алар кунак егетнең машинасын алып китә. Тик укырга барып җитә алмыйча, агачка бәреләләр. Биредә аларны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Кызларны балигъ булмаган балаларны вакытлыча тота торган үзәккә илтәләр. Кызларның икесе моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган, алар балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлектә хисапта торалар.

Кызлар гаебен танып күрсәтмә биргән, җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100