Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта яшь хатынны яңа танышкан егете беренче кичтә үк үтереп ташлаган

34 яшьлек хатын-кыз мәетен гаражлар янында табып алалар, берничә көннән генә шәхесен ачыклыйлар.

news_top_970_100
Стәрлетамакта яшь хатынны яңа танышкан егете беренче кичтә үк үтереп ташлаган
https://surb.sledcom.ru

Апрель башында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге Волочаевская урамындагы гаражлар янында яшь хатын-кыз мәете табыла. Аның документлары булмый. Җинаять эше ачыла. Әлеге вакыйга турында Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүмә биредә яшәүче 34 яшьлек хатын булып чыга. Аннары аның якыннарын, туганнарын сораштыралар, видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнәләр һәм җинаятьтә шикләнелүченең шәхесен ачыклыйлар. Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Ул гаебен таный.

Тикшерү версиясе буенча, 9 апрельдә төнлә ир-ат әлеге хатын-кыз белән таныша. Алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм гаражлар янында «Лада Приора» машинасында утыралар. Бераздан яңа танышлар талаша башлый. Хатын-кыз ир-атка кимсетүле сүзләр әйтә. Ир-ат исә аның битенә йодрык белән берничә тапкыр суга. Аннары ир-ат хатынны машинадан чыгара һәм җинаять урынында калдырып китә. Хатын-кыз урында вафат була. Мәетне бер гаражның хуҗасы табып ала.

Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ир-ат кулга алынган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100