Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта мәктәптә укучыларга һөҗүм иткән үсмер психиатрия хастаханәсеннән чыккан

Бер кызны, укытучыны яралагач, үсмер информатика кабинетына ут төрткән. Лаборант бүлмәсенә качкан балалар арасындагы бер кыз бик курыккан һәм икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән, ул да җитди имгәнгән.

news_top_970_100
Стәрлетамакта мәктәптә укучыларга һөҗүм иткән үсмер психиатрия хастаханәсеннән чыккан
https://pixabay.com/

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 2018 елда 17 яшьлек үсмер мәктәпкә пычак алып килеп, сыйныфташларына һөҗүм итә, бер кызны бик каты яралый, укытучыга зыян китерә. Суд карары белән, аны психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалауга салалар. Быел җәй бу кешене хастаханәдән чыгарганнар. Хәзер ул амбулаториядә дәвалануын дәвам иттерә. Бу турыда Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Суд-психиатрия экспертлары комиссиясе ачыклаганча, мәктәпкә һөҗүмне әзерләгән һәм оештырган чакта үсмердә вакытлыча психик тайпылыш барлыкка килгән. Шуннан соң үсмердә үз гамәлләренең фактик характерын һәм җәмгыять өчен куркынычын аңлау сәләте югалган. Суд бу үсмерне мәҗбүри рәвештә психиатрия хастаханәсендә дәвалау турында карар чыгарган.

2018 елның апрелендә Стәрлетамак шәһәрендәге бер мәктәптә укучы 17 яшьлек үсмер пычак тотып, информатика кабинетына керә, биредә аның сыйныфташлары була. Үсмер бер кызга пычак кадый, аны җитди яралый. Бу вакытта класста булган укытучы укучы баланы яклый, үсмерне туктарга чакыра. Укытучы гамәлләре үсмерне кызны яралаудан тукталырга мәҗбүр итә, укытучы башка балаларны лаборант бүлмәсенә чыгара, балалар ишекне эчтән яба.

Укучылар качкан арада, үсмер укытучыга да берничә тапкыр пычак кадый. Укытучы коридорга чыгып качу җаен таба. Бу вакытта информатика кабинетына үсмернең башка сыйныфташы килеп керә. Ул да үсмерне тукталырга чакыра. Ләкин һөҗүм итүче үсмер бу сыйныфташына да аркасына пычак кадарга маташа, ләкин укучы малай качып өлгерә. 

Шуннан соң 17 яшьлек үсмер информатика кабинетында төрле урыннарга янучан сыеклык сибә, ут төртә, кабинетта янгын башлана. 

Янгын сигнализациясе эшли тотына. Лаборант бүлмәсендә сигез бала кала, аларга чыгу юлы бары тик информатика кабинеты аша гына. Бер кыз куркуга кала һәм икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Аның сәламәтлегенә җитди зыян килә.

17 яшьлек үсмер кабинет ишеген эчтән бикләргә маташа. Ләкин укытучы һәм тагын бер сыйныфташы аңа комачаулый. Үсмер пычагын ташлый һәм кабинеттан чыгып китә. 

Укытучы һәм тышта калган малай лаборант бүлмәсендәге балаларга чыгарга ярдәм итә. Янгында беркем дә зыян күрми. 

Һөҗүм итүче үсмер мәктәпнең запас чыгу юлына барып җитә. Аның үзе белән канцелярия пычагы була. Ул шуның белән үзен яралый.

Медицина ярдәме вакытында күрсәтелү сәбәпле, һөҗүм итүче үсмер дә, яраланган башка кешеләр дә исән кала. Янгынны сүндерәләр.

Мәктәпкә һөҗүм итүче үсмер тулы һәм яхшы гаиләдә үсә. Әнисе — хуҗабикә, әтисе зур оешмада слесарь булып эшли. Аның апасы бар, апасы кияүдә, үзе дә бала үстерә, диелә хәбәрдә.

  • Башкортстанда укучы пычак белән укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән, дип «Татар-информ» язган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100