news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамак шәһәр советы башлыгы 61 яшендә вафат булган

Андрей Ширяев медицина фәннәре кандидаты, ул Уфаның 1 нче клиник хастаханәсе баш табиб урынбасары булып эшләгән.

news_top
Стәрлетамак шәһәр советы башлыгы 61 яшендә вафат булган
Владимир Васильев

17 октябрьдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр округы советы рәисе Андрей Ширяев вафат булган. Бу турыда «Стерлитамакский рабочий» рәсми басмасы хәбәр итте.

«Хөрмәтле коллегалар. Бүген 6 сәгатьтә безнең дустыбыз, хезмәттәшебез, олы җанлы кеше Ширяев Андрей Анатольевич вафат булды. Аның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә. Хәбәр Стәрлетамак шәһәре депутатлары исеменнән язылган.

Уфа.Онлайн сайтының үз чыганагы Ширяев коронавирустан вафат булуы ихтимал дип хәбәр итте.

«Ширяевның үпкәләре 90 процентка зарарланган иде. Аны өч атна элек Мәскәүдә хастаханәгә салдылар. Ун көн дәвалагач, аның хәле яхшырмады», — дигән сайт чыганагы.

Уфа.Онлайн хәбәрчесе мәрхүмнең улы белән элемтәгә чыккан. «Рәхмәт, саубулыгыз», — дигән ул, башка белешмә бирмәгән.

Андрей Ширяев 2016 елда шәһәр округы советы башлыгы итеп билгеләнә. Ширяев медицина фәннәре кандидаты, ул Уфаның 1 нче клиник хастаханәсе баш табиб урынбасары булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» агентлыгы «Башкортстанның атказанган табибы Андрей Ширяев 62нче яшендә вафат булды», дип хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар