Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамак районында яшәүче кеше шашлык пешергәндә янып үлә язган

Ир-атның аяк аралары, ботлары, кулы пешеп беткән.

news_top_970_100
Стәрлетамак районында яшәүче кеше шашлык пешергәндә янып үлә язган
https://pixabay.com

30 майда Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 41 яшьлек ир-атны хастаханәгә китерәләр. Аның ботының эчке ягы, сул кулы, аяк аралары 1-2 дәрәҗәдә пешкән. Ир-атның тәненең 10-13 процентына зыян килгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Ул Стәрлетамак шәһәренең Рощинский бистәсендә пешкән. Фаҗига өй янында булган. Якынча версия буенча, янгын мангалда учак якканда ут белән саксыз эш итү аркасында башланган. Ир-ат розжиг кулланган булган», — дип аңлатканнар ведомствода. 

Коткаручылар шашлык ясаганда иминлек кагыйдәләрен искәртә:

  • шашлык ясый торган урынны дөрес сайларга кирәк: ул кимендә 0,3 метр тирәнлектә, диаметры кимендә бер метр булырга тиеш, яки гадәти мангал кулланырга кирәк;
  • якындагы корылмага кадәр ара кимендә 5 метр булырга тиеш, мангал тирәсендә 2 метр радиуслы тирәлекне чистартып куярга кирәк;

«Шашлык пешергәндә күмер кулланыгыз. Башта күмер салырга, аннары розжиг сибәргә, сыеклыкның сеңгәнен 3 минут чамасы көтеп торырга, аннары ут төртергә кирәк. Шашлык пешергәндә розжигны өстәп сибәргә ярамый, ут дөрләп китүе ихтимал. Янда су торырга тиеш. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, ут тиз арада сүндерерлек булсын», — дип кисәтә коткаручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100