Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев вафат

news_top_970_100
СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев вафат

Озакка сузылган авырудан соң, 1985 елның мартыннан 1991 елның августына кадәр СССРның Үзәк комитеты Генераль секретаре, 1990-1991 елларда беренче һәм соңгы президенты булган Михаил Горбачев вафат, дип яза РИА Новости. Аңа 2 мартта 91 яшь тулган иде.

Горбачев Үзәк клиник хастаханәдә вафат булган. Аның бөерләре начар эшләгән. Ул берничә көн элек хастаханәгә килгән булган. 

СССРның соңгы җитәкчесе үзгәртеп кору, хәбәрдарлык, АКШ белән мөнәсәбәтләрне җайга салу, коралсызлану, «салкын сугыш»ны туктату, эчкечелеккә каршы көрәш һәм СССРның таралуы белән тарихка кереп калды. Ул 1991 елның 25 декабрендә үз теләге белән вазифасыннан китеп баруын белдерде. Икенче көнне СССР рәсми рәвештә яшәүдән туктады. 

Горбачев пандемия башлануга ук, табиблар таләбе буенча, даими күзәтү астында булган.

Ул Новодевичье зиратында хатыны Раиса Максимовна янына җирләнәчәк, дип яза ТАСС. 

1990 елда Горбачевка, тынычлык өчен алып барган эшчәнлеге өчен, Нобель премиясе бирелде.

Хатыны Раиса Максимовна 1999 елда рактан 67 яшендә вафат булды. Аларның кызлары Ирина Михайловна Вирганская (1957 елгы) - хирург, Мәскәүдә яши. Иринаның ике кызы бар. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2022
    Исемсез
    Бер дэм бер юнле патша булды, аларнын дэулэте тарихында
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100