news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

СССРның халык артисты Владимир Андреев вафат

Ул халыкка «Салтан патша әкияте», «Ультиматум», «Ямайка», «Ночной патруль» кинолары аша таныш.

news_top
СССРның халык артисты Владимир Андреев вафат
Михаил Захаров

СССРның халык артисты Владимир Андреев 90 яшендә вафат булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Актер Владимир Андреев йөрәктәге ишемия авыруыннан интегә һәм аңа микроинсульт булган, диелә бу хәбәрдә.

ГИТИС ректоры Григорий Заславский Бишенче каналга хәбәр иткәнчә, актер күптән үзен начар хис итә башлаган. «Ул, чын ир-ат буларак, хәлсезләнүенә борчылды. Аның китүе — авыруы аркасында депрессия нәтиҗәсе», — дигән Заславский.

Владимир Андреев «Салтан патша әкияте», «Ультиматум», «Ямайка», «Ночной патруль» һәм башка дистәләгән фильмда уйнады. Андреев Ермолова театрында хезмәт итә, 1990 елдан ул анда сәнгать җитәкчесе булып эшли, шулай ук ГИТИСта укыта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар