Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачевның сәламәтлеге бик нык начарайган

СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачевның сәламәтлеге бик нык начарайган

news_top_970_100
СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачевның сәламәтлеге бик нык начарайган
СССРның беренче һәм соңгы президентының хәле бик начар, дип белдергән журналист Алексей Венедиктов, "Гордон" тапшыруына. 

"Башы әйбәт эшли, көчкә генә йөри, авырулары бик күп - аңа 88 бит инде. Соңгы ике елда бик начар хәлдә: алты ай тирәсе хастаханәдә ята", - дигән Венедиктов. 

Журналист үзенең Горбачев белән вакыт-вакыт очрашкалар торуын әйткән.

"Табиб рекомендациясе буенча без сыра эчәбез, Михаил Сергеевич та эчә. Элек аракы эчә иде", - дигән Венедиктов.

Горбачев илдәге яңалыклар белән планшет һәм смартфон аша кызыксынып бара икән. Ул "Чернобыль" сериалы хакында да ишеткән, әмма аны карамаячагын белдергән. "Миңа бик авыр булачак", - дигән ул. Чернобыль АЭСында шартлау Горбачев хакимияткә килгәннең беренче елында - 1986 елда булды.

Михаил Горбачев Ставрополь краеның Привольное авылында 1931 елның 2 мартында туды. КПСС Үзәк Комитетының соңгы Генераль секретаре (1985-1991). СССРның беренче һәм соңгы президенты - 1990-1991. Нобель премиясе лауреаты. 

Горбачев идарә иткән вакытта бөтен дөньяга тәэсир иткән үзгәрешләр булды:

- Совет системасын үзгәртеп кору, сүз, вөҗдан иреге кертү, базар икътисады;
- "Салкын сугыш" тәмамлану;
- Әфганстандагы сугыш бетүе;
- Коммунистик идеологиядән баш тарту;
- СССР һәм Варшава блогының таралуы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100