news_header_bot
Язманы тыңлагыз

СССР чорында акушер булып эшләгән Мария ханым: «Конвертта бүләк алу катгый тыела иде»

84 яшьлек Мария Молотникова СССР чорында Чаллыда акушер булып эшләгән вакытларын искә ала.

news_top
СССР чорында акушер булып эшләгән Мария ханым: «Конвертта бүләк алу катгый тыела иде»
Фото: "Челнинские известия" газетасы

«Артисткадан – акушеркага»

Мария Молотникованың альбомында иске фото саклана. Анда ул нәни малайга йомшак уенчык тапшыра.

«Ул – 1977 елда медгородокта ачылган 2 нче бала тудыру йортында дөньяга килгән беренче сабый. Монда аңа 1 яшь, һәм без аны конференциягә үзебезгә кунакка чакырдык. Күпме вакыт узды, аның тормышы ничек булды икән, беләсе килә», – дип сөйли Мария ханым.

Мөлаем Мария ханым 84 яшендә дә һәрнәрсәне бөтен ваклыкларына кадәр хәтерли һәм бик оста сөйли. Новосибирск өлкәсендә туып үскән кыз балачагыннан ук сәхнә белән мавыга – мәктәптә бер концерт та аның катнашыннан башка узмый, һәм ул кумиры Любовь Орлова кебек кино йолдызы булырга хыяллана. Мария бик чая һәм кыю була, әмма аны, «фотогеничная түгел» дип, укырга алмыйлар. Кыз медицина училищесын сайлый һәм акушерлыкка укып чыга. 1974 елда ирле-хатынлы Молотниковлар Чаллыга – Бөтенсоюз төзелешенә килә. Чөнки бу төзелеш турында бөтен җирдә сөйлиләр, шуңа күрә алар да читтә кала алмый. Ире двигательләр заводында механик булып эшләгән. Ә Мариянең елмаюлары, күңел җылысы һәм мәхәббәте үзе таптырган нәниләргә җитәрлек булган.

«Бу – һәрвакыт могҗиза, Аллаһ бүләге! Минем өчен яңа туган сабыйларның күзләре онытылмаслык, алар күрми, дигән фикер белән килешмим. Күрәләр! Аларда – безнең дөньяга тылсымлы, онытылмас караш. Ә баланың беренче мәртәбә елап җибәрүе, әнисенең аны күкрәгенә кысуы, ананың күзләрендә күпме бәхет, соклану. Мондый мизгелләрдә үземнең дә күзләргә яшь тула иде.

Менә шул вакытта заяга яшәмәвеңне аңлыйсың да инде. Бала таптыруга ияләнеп булмаган кебек, моңа да ияләнеп булмый. Чөнки бу – аерым процесс, ул безгә Һава анабыз чорыннан ук салынган бит. Һәм ул кешелек дөньясы беткәнче дәвам итәчәк», – дип сөйли 2 нче бала тудыру йортында (хәзер Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәге) ике дистә елга якын баш акушер булып эшләгән Мария Ивановна.

Йөкле ханымнар бирә торган иң кызык сораулар: «Бала таба башлавымны кайчан аңлаячакмын?», «Ә без бала туа башлаган вакытны белми калмабызмы?» икән. Ә кызыклы очракларга килгәндә исә, палаталарда тимер караватлар булганда, табиблар бала табучы хатын-кызларда күпме көч булуына шакката торган була. Тулгак тотканда, алар хәтта караватның тимер чыбыкларын бөгә алган һәм карават астына да кереп яткан. Бергәләп чыгарганнар.

«УЗИ һәм башка махсус, акыллы җиһазлар юк иде, куллар белән эшләдек»

70-80 нче елларда Чаллыда демография үсә. Мәсәлән, 2 нче бала тудыру йортында гына да тәүлегенә 30 һәм аннан да күбрәк сабый туа. Бала тудыру бүлегендә һәрвакыт драйв, адреналин була. Мария ханым сүзләренчә, шәһәрдә бу бала тудыру йортын «КамАЗ» кадрлары әзерләү урыны» дип йөрткәннәр. Гаять зур йөкләнеш булуга да карамастан, табиблар өчен иң мөһиме – әнинең һәм баланың иминлеге, сәламәтлеге була. Бары тик сменадан соң гына хәл алырга, стресстан арынырга була.

«Хезмәттәшләрнең ярдәме бәяләп бетергесез иде: хатын-кызлар консультациясендә тәҗрибәле табиблар кабул итә иде, өстәвенә, аена 5 тапкыр безнең бала тудыру йортына кизү торырга киләләр иде. Әгәр инде үзенчәлеклерәк очрак була икән, без шунда ук консилиум җыя идек. УЗИ һәм башка махсус, акыллы җиһазлар булмады. Куллар белән эшләдек. Акушер хатын-кыз янына утыра да, аның корсагына кулларын куя, сәгатьне карый, тулгакларның дәвамлылыгын, көчен исәпли, ягъни, алар КТГ аппараты функциясен башкара», – дип сөйләде Мария Ивановна.

Интуиция һәм профессиональлек тә яхшы гына ярдәм иткән.

«Ышанасызмы, юкмы: елына бары тик 3 кенә кесарево операциясе ясарга рөхсәт ителә иде. Дүртәү була икән, шунда ук Казанга чакырталар, эшкә яраксызлык өчен тәнкыйтьлиләр», – дип искә ала Мария ханым.

Әлбәттә, төрле хәлләр истә калган. Аның практикасында бердәнбер тапкыр роддомнан чыкканда балалар алыштыру очрагы булган.

«Ярты сәгатьтән соң әти-әниләр безгә яңадан килде. Низагларсыз гына хәл ителде, аңлый торган кешеләр булып чыкты. Ялгыз аналарның балаларыннан баш тарту очракларын һәрвакыт авыр кабул итә идек, янәсе, баланы тулай торакка кертмәячәкләр. Без аларның эш урыннарына, профкомга, администрациягә хатлар яздык. Һәм һәрвакыт уңай җавап ала идек: җитәкчелек «малосемейка» бирә иде», – дип сөйли акушер.

Хәзергә кадәр онытылмаслык вакыйгалар да булган. Берсендә кыш көне, шәһәрнең икенче ягыннан бер ир-ат чабып килә. Үзе бер кат күлмәктән, ә фуфайкасына яңа туган баланы төреп тоткан. Иртәнге 3тә эшкә барганда, ир-ат 27 нче комплекста чинаган тавыш ишетә һәм аны песи баласы дип уйлый. Баксаң, өйдә туган баланы үтерер өчен карга чыгарып куйганнар икән. Бу изге күңелле кеше аны вакытында алып килеп өлгерә – сабыйны коткарып калалар. Милиция баланың әнисен таба, җинаять җаваплылыгыннан котылыр өчен, ул улын кире ала.

Бүләккә – бары тик чәчәкләр

Бала тудыру йорты – уникаль урын, монда кеше үзе генә керә, ә берьюлы икәү, өчәү, хәтта дүртәү дә чыгып китәргә мөмкин.

Ветеран табиб сүзләренчә, алар өчен әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре һәм чәчәкләр – иң зур бүләк булган. Чәчәкләргә кытлык булган чорда да, үзләренең гөлләмәләр алуын елмаеп искә ала Мария ханым. Тапкыр әтиләр, медгородок территориясендә өмә вакытында медиклар утырткан сирин һәм сырганакларны өзеп керә торган була.

«Безгә конвертта бүләк алу катгый тыела иде – бу ришвәт булып саналды. Безнең акушер-табиб, сугышта катнашкан Татьяна Федоровна, «бала тудыру алдыннан акча алу – начар билге» дип, барыбызга да бик каты әйтеп тора иде», – дип искә ала Мария ханым.

Мария Молотникованың кызы да әнисе юлыннан киткән – акушер-гинекологка укып чыккан. Аның байлыгы – 2 оныгы һәм 2 оныкчыгы, ә алар өчен Мария ханым – оптимизм үрнәге. Үз эшендә Мария ханым аерым стимул – яшәү хәрәкәте алган, шуңа күрә аның тормыш девизы да – һәр көнне файдалы үткәрү. Мария ханым улына дачада булыша, үзләренең подъезд төбендә купшы чәчәкләр үстерә. Җитмәсә, офиста җыештыручы булып та эшли, хезмәткәрләр килеп җиткәнче тәртип урнаштырып өлгерү өчен, иртәнге 4тә тора. Барырга ерак. Юкса, якыннанрак та табып була, тик үзе теләми.

«Пенсиям яхшы минем, акча өчен эшләмим. Өйдә утыра алмыйм, мин хәтта телевизор да карамыйм. Сабыйларым мине үзләренең яшәргә омтылышы белән рухландырган дип уйлыйм. Үземнән беләм: бала тудыру йортында эшләүчеләрнең яшьлеге озаграк саклана. Бу – чыннан да шулай: һәркөнне – безнең кулда яңа гомер», – дип йомгаклады Мария ханым.

Чыганак: "Челнинские известия" газетасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар