ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хәрби хәл режимы кертүгә бәйле, «срочниклар»ны, ягъни вакытлы хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрне, махсус хәрби операциягә җәлеп итү планлаштырылмый. Бу хакта журналистларга Федерация Советының Саклану һәм иминлек комитеты башлыгы Виктор Бондарев белдерде, дип яза ТАСС.
«Юк, «срочниклар» махсус хәрби операциядә катнашмый», – диде Бондарев.
Россия Президенты Владимир Путин, үзенең указы белән, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә хәрби хәл режимы кертте.