Шри-Ланкага сәяхәт: серфинг, чәй һәм дөге кырлары
Һиндстан янындагы Шри-Ланка утравын күрү теләге күптән күңелдә йөрде. Без белгән Цейлон инде ул – чәй иле! «Ул Һиндстаннан чистарак, хәерчеләр дә бимазаламый, сезгә ошарга тиеш», – диде юллама сатучы Регина, форсатны туры китереп.
Русча белүче юк
Декабрь башында ирем белән икәү Шри-Ланка утравына чыгып киттек. Башта Казан – Мәскәү поезды белән бардык, аннан Шри-Ланка башкаласы Коломбо шәһәренә 9 сәгать очтык.
Гүр газабына әйләнә язган юлдагы арулар Шри-Ланка кояшын күрүгә юылгандай булды үзе. Биредә ел әйләнәсе эссе, эссенең дә ниндие әле! Экватордан ерак түгел урнашканга күрә, җәен-кышын температурада күп дигәндә 5 градус аерма, ә суның җылылыгы һәрвакыт 30 градуска якын.
Кунакханәдә бер алдыбызга, бер артыбызга төшәләр – туристлар күплеге белән бозылып бетмәгән халык яши биредә. Урамда да үткән-сүткәне елмаеп исәнләшә, ак тәнле кешегә аерым мәхәббәт аларда. Монда рус теле бөтенләй юк, дисәм дә, ялган булмас. Һәрхәлдә, без русча аңлаучы кешене очратмадык... Хәтта кунакханәдә булырга тиешле рус телле гид та бер мәртәбә дә күренмәде.
Аның каравы, монда инглиз теле белән проблема юк. Туризм өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да диярлек инглизчә иркен сөйләшә, җирле халык яхшы гына сукалый. Шөкер, сәяхәт итүләр, чит илдә яшәп алулар нәтиҗәсе – ирем белән икебез дә инглизчә ярыйсы гына аралашабыз. Рус телле гидлар эзләп маташмадык, бөтен барган җиребездә, экскурсияләрдә безгә инглизчә сөйләделәр.
Серфинг
Без ял иткән Велигама пляжы – серфингчылар җыелган урын булып чыкты. Биредә серфинг такталарын арендага бирүчеләр, әлеге спортка өйрәтүче остазлар тезелеп киткән. Ә океанда такта өстендә үз дулкынын көтеп ятучылар мыжлап тора. Комда тик кенә кызынып ятучылар юк диярлек...
Безнең дә йөрәк түзмәде – Хари исемле инструктор белән танышып, аннан серфинг дәресләре алырга булдык. Бер сәгать өйрәтүе өчен 3500 рупий сорады ул, бу – 600 сум тирәсе. Моңа такта һәм өс киеме арендалау бәясе дә кергән. Башта Хари такта өстенә ничек сикереп менәсен коры җирдә аңлатты, аннан тактаның бавын уң аягыма бәйләп, икәүләшеп океанга чумдык.
Тактаның авырлыгы – 10 кг чамасы. Аны суга ничек өстерәп керергә, дулкын килгәндә кайсы яктан тотарга, өстендә ничек ятарга – Хари бар нәрсәне өйрәтте. «Каршыңа зур дулкын килә икән, су төбенә чумып үткәр! Тактаңны бавыннан тот», – дип боерык бирде ул.
Океанга кергәч, такта өстенә ятып, үз дулкыныңны көтә башлыйсың. Аны ерактан ук күреп алып, көчең җитәчәген чамалап, ярга таба куллар белән тиз-тиз ишәргә кирәк. Дулкын арттан сиңа таба якынлашканда тизлегең никадәр зуррак булса, шулкадәр яхшырак. Аннан «ә» дигәнче такта өстенә сикереп менеп бас! Тиз басу да осталык һәм көч сорый, бер секундка соңга калу да эшләрне харап итәргә мөмкин. Аннары иң катлаулы момент – гәүдәнең балансын саклау. Яңа өйрәнә башлаган кеше буларак, минем өчен иң авыры шул булды. Дулкын өстендә басып торганда гәүдә тик тормый, менә-менә суга барып төшәм дип селкенә. Такта өстендә 15-20 секунд тора аласың икән, бу инде – яхшы нәтиҗә. Бу вакыт эчендә дулкын өстендә яр буена кадәр чыгып җитәргә мөмкин. Такта өстенә басу очракларымның күбесе, әлбәттә, суга очып төшү белән төгәлләнде. Егылуның да үз техникасы – артка таба гына егыласы!
Серфинг мин уйлаганнан катлаулырак спорт төре булып чыкты. Мәсәлән, тау чаңгысында шуарга өйрәнү өчен миңа бер мәртәбә таудан тәгәри-тәгәри төшү җиткән иде. Икенчесендә егылмадым. Монда хәлләр бөтенләй башкача. Тәҗрибәле серфингчылар да дулкын өстендә ярты минут чамасы гына тирбәлә. Ләкин нинди зурлыктагы дулкын өстендә тирбәлә бит – хикмәт менә нәрсәдә!
Серфинг дәресләре тәмамлангач, Хари безне үзе белән ял итеп алырга чакырды. Ял итү дигәне – наркотик үлән тартып алу икән. Дөресен генә әйткәндә, Хари бу үлән белән шактый мавыга, мине серфингка өйрәтер алдыннан да тартып алды, авызы колагына кадәр ерылган иде. Дәресләрнең сыйфатына тәэсир итмәде үзе, бераз борчылган идем.
Бакчамда үстерәм. Үзем дә тартам, сорап килүчеләргә сатып та җибәрәм. Полиция сүз әйтми, монда киндер үстерүчеләр күп, бу – зур гөнаһ саналмый, – диде Хари, сораштыра башлагач.
Гел тартканга хатының ачуланмыймы? – дим.
Эчмим, сигарет тартмыйм. Шуңа сөенә ул. Монысына гына риза. Хатыным белән 3 малай үстерәбез, бар да тәртип, – ди Хари.
«Яла» паркы
Шри-Ланкада күрергә теләгән тагын бер урын – кыргый җәнлекләр ирекле йөри торган милли парк иде. Без андый парклар турында «В мире животных» кебек тапшырулардан күреп беләбез. Тапшыруны алып баручылар биек ачык машиналарда җәнлекләр яннарыннан үтеп китәләр, сокланып карап торалар, фотога төшерәләр... Дөньядагы андый иң шәп парклар Африкада, анда күп төрле җәнлекләрне күрергә мөмкин. Ләкин Шри-Ланканың «Яла» паркын да шактый мактадылар: леопард, аю, 100дән артык фил, крокодил, гиена, болан һәм буйвол көтүләре, тагын фәлән кадәр җәнлек күрәчәксез, диделәр.
Бу экскурсия безгә бер кешегә 110 долларга төште. Ирем белән икебезне җиңел машинага утыртып, көзгедәй яхшы, түләүле юлдан «Яла» паркына алып киттеләр. Кунакханәдән 2 сәгатьлек юл, иртәнге 6да парк янына барып баскан идек инде. Җәнлекләр иртән активрак була, кояш кыздыра башлауга, өннәренә йокларга кереп китә икән. Шуңа күрә әлеге экскурсиягә таң артканда ук килеп җитүең хәерле.
Сафарида 4-5 сәгать йөргәнбездер. Зур машинада ирем белән икәү генә булдык, машина йөртүче җәнлекләрне күргән саен туктый, без фотога төшергәч кенә кузгалып китә.
Башта юлыбыз уртасына килеп чыккан фил гаиләсен күрү – шактый көчле эмоцияләр уятты. Бер якта – күл буенда – крокодил ята, икенче якта агач артында болан көтүе шаулаша, эреле-ваклы кабан дуңгызлары юлга йөгерешеп чыга, әнә теге сулык уртасында буйволлар йөзә... Безнең кулда бинокль – берсен дә күздән ычкындырасы килми.
Ләкин болары пүчтәк икән, бу паркның йөзек кашы – биредәге бердәнбер леопард. Дистәләгән машина шул леопардны аулый, аның артыннан доңгыр-даңгыр куа-куа хәлдән тайдык. Бер мәлне кайсыдыр шофер леопардның паркның бер тыкрыгын аркылыга чыгып барганын әйтте, безнең шофер бар көченә шул якка ыргылды. Леопардның анда исе дә юк иде, әлбәттә, ә җыелышкан машиналар исәпсез-хисапсыз. Кыскасы, леопард белән аюның койрыгына баса алмадык бу көнне...
Чәй плантациясе
Бу утрауда күрергә хыялланган тагын бер урын – чәй плантацияләре. Дөнья базарына чәйне иң күп җитештерүче илләр – Кытай, Һиндстан, Шри-Ланка. Утрауның уртасында зур-зур чәй плантацияләре бар, әмма ерак юл, анда кадәр чыгып китәсе килмәде. Шри-Ланка мәйдан буенча Татарстан хәтле генә булса да, яр буеннан үзәккә 5-6 сәгать барасы.
Баксаң, кунакханәбездән ерак түгел – күрше авылда да кечкенә чәй фермасы бар икән. Мондагы җирле такси – мотороллерга охшаган «тук-тук» белән шунда гына барып кайтырга булдык. Кечкенә ферма дигәннәре дә шактый саллы күренде...
Чәйләр карлыган куагы кадәр зурлыкта була икән. Аның өске яшь яфракларын гына җыеп торалар. Кара чәй чыгамы, яшелме – анысы инде киптерү технологиясенә бәйле. Шулай ук без ярата торган «листовой»мы, вак бөртеклеме – монысы да киптерүгә карап. Чәйнең безгә килеп җиткәнче нинди юллар үтүе белән танышып чыктык. Башта яфракларны 1-2 көн таратып киптерәләр, аннан икенче җиһазда турыйлар, шуннан соң тагын кат-кат киптерәләр, чүпләреннән чистарталар...
«Англия, Россия халкы кара чәй ярата, куе чыга торган кара чәйне сезгә җибәрәбез. Үзебез чәйне алай куе ясап эчмибез, без башка – ачыграк төстәге сортны эчәбез», – дип, кипкән чәй бөртекләрен учында биетте экскурсоводыбыз. Җирле халык кызыл һәм кара чәйне бергә бутап эчәргә дә ярата икән, белми кулланмыйлардыр. Ясап карыйсы булыр.
Шушы фермада кызыл чәй – гибискус агачын күреп шаккаттым. «Без өйдә үстерә торган гөл бит бу!» – минәйтәм. Интернетта актарына башлагач, һәр гибискустан да кызыл чәй ясап булмавы ачыкланды.
Шушы ук фермада тәлгәш-тәлгәш кара борыч, чия зурлыгында корица агачлары да үсеп утыра. Без алма пирогына салырга ярата торган корицаны ничек җитештерүләрен дә күрсәттеләр. Зур-зур ботакларның кайрысын кулдан юналар, менә шул кайры – без ашый торган корица инде. Бу эшне башкара торган җиһаз Шри-Ланкада юк, бу – бары тик кул хезмәте икән. Сүз уңаеннан, ланкийлар «корицаны алма пирогына салам» диюемә аптырады. Болар өчен корица – төп ризыклар тәмләткече, ә десертныкы түгел.
Кухня
Хәер, ланкийлар өчен «десерт» сүзе үзе дә ят нәрсә бугай. Мондагы халыкның ашау рәвешенә әле дә сокланып туя алмыйм. Бу кешеләр камыр ризыклары, баллыны ашамый. Бөтенләй ашамый. Лепешка, ипи, пирожкилар, тәм-томнар – биредә боларны көндез чыра яндырып эзләргә кирәк. Бу, әлбәттә, утрауда бодай урынына дөге генә үсүе белән дә бәйле. Бөтен пешергән тәмлүшкәләре – дөге оны белән кокосны кушып ясалган баллы ризык.
Биредә хәтта рестораннарда «десерт» дигән урынга «җиләк-җимеш тәлинкәсе» дип язып куелган. Җиләк-җимешләре – манго, ананас, гуава, папайя һ.б. Алар искиткеч баллы, безнең иң тәмле десертларны да бәреп егарлык. Аларны ашаганнан соң организм десерт сорамый, тамак та туя – рәхәтләндек.
Камыр ашамау – бу халыкта авырлык белән проблемалар булмау һәм гомер озынлыгының төп сере. Шри-Ланка халкының уртача гомер озынлыгы – 75 яшь. Биредә бер генә симез кеше дә очрата алмыйсың, үземнең 50 килолы гәүдәм белән уртачадан тазарак булып йөрдем. Кайтырга дип самолетка кереп утыргач, якташларның аюдай гәүдәләрен беренче күргәндәй гаҗәпләндем. Ике кешенең берсендә симерү чире бит бездә, минәйтәм. Янымда 200 килолы ир-ат утырып кайтты, ирле-хатынлы туктаусыз ашыйлар, мыш-мыш сулыйлар, ашаганнан соң дару эчәләр – ничек бу дәрәҗәгә җитәбез без, ә?!
Милли кухняның үзенчәлеге – Шри-Ланкада халык нык ачы ризык ашый. Моны беренче көнне белмичә капкан идем – колагымнан парлар чыкты. Бернинди су белән дә тамак төбен юып бетерерлек түгел. «Ачы түгел» дип биргән ризыклары да безнең өчен «бик ачы» дип бәяләрлек. Бервакыт хәтта урам уртасында кызыл борычны кыяр урынына керт-керт кимереп йөргән ирне күрдек. Урамда фаст-фуд кебек әзерләп сата торган ризыкларына да якын килерлек түгел, һәркайсына кисәкләп-кисәкләп кызыл борыч тутырылган.
Яхшы фигураның тагын бер сере – итне дөбердәтеп ашамаудыр. Океан буенда торгач, монда халык балык һәм диңгез ризыкларын мулдан куллана. Балыкчыларның зур көймәләре яр буенда тезелеп-тезелеп киткән, көн саен кичкә таба суга кереп китәләр. Үзебез 300-400 сумга 1 кило кыздырылган креветка сатып алып ашый идек. Аны балыкчылардан урамда сатып аласың, шундук океан буендагы кафеда кыздырып та бирәләр. 1әр кило дөге, 1 кило креветка, 1 зур балык, салат һәм 2 стакан яңа сыгылган сок алсаң – 1000 сум тирәсе. 2 кешегә «шартлаганчы ашау» дигән сүз инде бу. Беренче көннәрдә тансык тоелса да, ахырга таба креветканы күрәсем дә килми башлады.
Дөге бизнесы
Ланкийларның тагын бер яраткан ризыгы – дөге. Шри-Ланкада дөгенең 15ләп сорты үсә, юл буйларындагы безнең арыш басулары урынына – биредә дөге кырлары җилләп утыра. Халыкның өчтән бере – дөге үстерү белән бәйле эштә. Сораша торгач, җирле халык бу эшне «шактый табышлы» дип атады. Үзеңә дә көн саен ашарга кирәк, сатуга да үтемле.
«Дөге үстерү авырмы?» – дигән сорауга: «Элек барысын да кулдан эшләгәндә авыр иде, хәзер эшкәртә торган махсус җайланмалар бар. Дөге 2,5 айда җитешә, елга берничә тапкыр уңыш алабыз», – дип җавапладылар.
Табышлы икәне дә аңлашыла. Чит илгә чыгару – бер хәл, үз утравыңдагы 23 миллион кешене дөге белән тәэмин итү өчен дә шактый фермер кирәк дигән сүз бит. Чөнки монда халык дөгедән башка гарнирны белми, көн саен дөге ашый! Ризыкларын шундый тәмләп, куллары белән тәлинкәдә яки пальма яфрагы өстендә әвәли-әвәли, бармак белән ашыйлар. Карап торышка гаҗәп инде!
Хезмәт хаклары
Безне экскурсиягә алып барган, «тук-тук» йөртүчесе Кумар:
– Без гаиләдә 6 кеше яшибез. Мин, хатыным, әни, 3 балам. Безнең гаиләгә тукланырга көненә 2 кило дөге кирәк. Шуның янына тавык яки балык пешерәбез. «Тук-тук»та эшләгән акчам ашарга һәм электр энергиясенә түләргә көч-хәл белән җитеп бара. Электр энергиясе дигәнем – өйдәге плитә һәм кер юу машинасы өчен түләү, өйдә бүтән җиһаз юк, – дип сөйләде.
Электрга аена безнең акча белән якынча 500 сум түләвен санап чыгардык. Шри-Ланкада супермаркетларындагы азык-төлек бәяләре дә бездәгедән чак кына арзан, артык зур аерма күрмәдем.
Кумар өенең фотоларын да күрсәтте. Безнеңчә әйткәндә, керамзит блогыннан ясалган корылма, эче дә, тышы да соры таш. Штукатурка, обой дип мәшәкатьләнмәгәннәр, затлы мебель да җыймаганнар. Халык бик гади яши. Биредә бөтен кешенең аягында тапочки, өстендә шорты-футболка, җылы киемгә акча да җыясы юк.
Кумар әйтүенчә, укытучы, табиб кебек хөрмәтле белгечләр дә хезмәт хаклары белән әллә ни мактана алмый, «тук-тук» йөртүчесенекеннән артык югары түгел, ди. Аның каравы – медицинада ришвәтчелек шактый көчле, шуның белән табиблар мул тормышта яши икән. Ә утрау буенча уртача хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе санала. Кыскасы, Шри-Ланканы «ярлы түгел» дисәләр дә, «бай» дияргә дә тел әйләнми. Дөрес, Һиндстан белән чагыштырганда, монда – цивилизациянең нәкъ үзе! Бәлки, һиндлар белән ланкийларның яшәү рәвешләрендә аерма күп булу дингә дә килеп тоташадыр. Һиндстанда – индуслар, Шри-Ланка халкының 70 проценты – буддистлар.
Бөҗәкләр
Шри-Ланканың бер ошамаган ягы булды – бөҗәкләр күп. Кая карасаң да шулар – йә аягыңа кырмыска үрмәли, йә кибеттә таракан йөгерешә, йә яр буендагы краб комнан башын чыгарып сиңа карап тора. Утрауда чаянның гына да 7 төре яши! Еланнарны санап та бетерешле түгел. Бу хакта сүз кузгаткач, җирле халык «чаян куркыныч түгел, даруы бар» дигән булды. Еланның кайсыдыр төреннән шүрлиләр. Сүз уңаеннан, алар хәтта йортлар эченә кергәлиләр, дип тә сөйләделәр. Бөтен җир яшеллек, урман-елгалар белән капланган – алар өчен яшәү шартлары менә дигән инде монда.
Безнең «өч йолдызлы» кунакханәбездә анысы ук булмаса да, кырмысканың җаның теләгән төрен күреп була иде. Ә пляжда соңгы көнне тәнне ниндидер вак бөҗәкләр тешләп бетерде, кайтканда кашынып та алдык. Кайткан уңайга, шикне таратырга дип, дерматологка да сугыласы булды.
Самолетта сөйләшеп кайткан хатын да бөҗәкләр корбаны булуын сөйләде:
– Чәй плантациясендәге куакларны төшерергә дип эчкәрәк кергән идем, аякны нидер чеметеп алды. Чыккач карасак, бармак арасына сөлек ябышкан. Бездәге кебек кап-кара сөлек! Аны тиз арада алдылар алуын, ләкин кан тиз генә туктамады. Чәй плантацияләрендә сөлек күп була икән, аны белмәдем, тикмәгә генә кермәскә кушмаган булганнар, – диде Оксана исемле Мәскәү хатыны.
Бөҗәкләрнең күплеге чисталыкның чамалы булуына да бәйледер. Курорт өлешендә ял итсәк тә, чүплек табам димә, санитариянең «с» хәрефен дә белмиләр.
Таякка утырып балык тоту
Тагын уңай хис-тойгылар турында сорасагыз, ташбакалар дөньясы турында тезеп китәр идем. Кайбер пляжларда үзебез хәтле эре ташбакалар яр буена кадәр йөзеп килә иде. Шуларның артыннан ияреп, су астында койрыклары белән уйный-уйный сәгатьләр буе йөзә, суүсемнәр ашата идек. Соңыннан Велигамадагы ташбака фермасына барып, андагы авыру ташбакаларны ничек дәвалауларын да күреп кайттык. Кайсы моторга эләгеп аягын өздергән – протез көтәләр, кайсы пластик шешә йоткан – су төбенә чума алмый, кайсы әле йомыркадан гына чыккан – бераз үскәч җибәрәчәкләр. Ташбакалар биредә аерым почетта.
Мин алган тагын бер тәэсир – океанда таякка утырып балык тоту. Мондый балыкчылар дөньяда бер генә җирдә бар – Шри-Ланкада. Шуларны күрү дә бер хыялым иде. Кесәләренә 200 сумны салгач, хоббиларын күрсәтеп кенә калмадылар, үзләре урынына утыртып балык та тоттырдылар. «Күп итеп вак балык тотабыз, аннан шуны сатабыз. Көне буе утырсаң, балык яхшы җыела. Эчкәрәк керсәң, эрерәкләре дә эләгә», – диеште биредәге кара чутыр балыкчылар.
Сәяхәтебез 2 кешегә бөтен чыгымнары белән 200 меңгә төште. 2 балалы гаиләгә сезон ахырында Төркиягә барып кайту хакы инде бу. Шри-Ланканың дөнья читендәге утрау икәнен искә төшерсәк, әлеге бәя башка утраулардан арзанрак санала. Яңа ел ялларында биредә юньлерәк саналган кунакханәдә 10 көн ял өчен, мәсәлән, 400-500 мең сум түләргә кирәк иде. Алай да, Россиядән кышкы ялларда килүчеләр нык күп икән, «акчасыз» димә безнең халыкны...