Россия туристлары Шри-Ланкадагы кунакханәләрне 2 метрлы күсе еланнары (крысиная змея) басуы, алар белән пляждагы ятаклар өчен көрәшергә мәҗбүр булулары турында сөйли. Бу хакта SНОT телеграм-каналы хәбәр итте, дип яза «Вести»
Россиялеләр сөйләвечә, инде берничә көн рәттән еланнар джунглидан шуышып килә һәм утрау территориясе буйлап тарала, виллалар һәм кунакханәләр янында йөри, шулай ук пляждагы ятакларга үрмәләп менә. Кунакханә хезмәткәрләре исә аларга игътибар итми һәм куып җибәрми.
Экспертлар, бу – көнчыгыш күсе еланнары булырга мөмкин, дип фаразлаган. Белгечләр әйтүенчә, алар зур, ләкин агулы түгел.