Шри-Ланкада Казан туристларына кыргый фил һөҗүм иткән. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналы яза.
Гаилә утрауда дуслары белән бергә сәяхәт иткәндә, җәнлекләр еш очрый торган юлда туктый. Шул вакытта өч филнең берсе көтмәгәндә агрессия күрсәтә, автомобильгә һөҗүм итә, аны аудармакчы була.
Могҗиза белән генә фаҗига булмый – туристлар барысы да машинадан тиз генә чыккан.
«Без аздан гына тормыш белән хушлашмый калдык. Шри-Ланкага бу сәяхәтне гомердә дә онытмаячакбыз. Хәзер без кыргый фил янына якынлашабыз һәм аны ашату мәхшәргә әйләнәчәген уйлап та карамыйбыз. Ул сине теләсә кайсы мизгелдә таптап изәргә мөмкин…
Улыбыз юлдан яланаяк йөгерде. Ә машина ишексез калды. Болай тәмамланыр дип беребез дә уйламадык», – дип язылган видеодагы титрларда.
Видео: социаль челтәрләр, «Татмедиа» телеграм-каналыннан алынды.