Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шприцлы һөҗүм». Фестивальгә җыелган кешеләргә укол кадап киткәннәр

news_top_970_100
«Шприцлы һөҗүм». Фестивальгә җыелган кешеләргә укол кадап киткәннәр
"Татар-информ" архивы

Быел җәй башыннан бирле Франция, Бельгия, Бөек Британия һәм Нидерландыда, хәзер Испаниядә шприц белән һөҗүм итү очраклары теркәлгән. Испаниядәге бер фестивальдә катнашучы өч кыз һәм бер егет үзләренә кемдер шприц белән укол кадап китүен әйткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр үзара таныш түгел, алар бөтен дөньядан меңләгән кеше җыела торган фестивальдә төрле вакытта кадау тойган. Аякка яки кулга укол кадаганнан соң бу кешеләр пространствода югалып калган, аңын югалтып егыла язган, аннары алар хастаханәдә яткан. Табиблар анализлар ясаган, тик бернинди чит матдә тапмаганнар.

Укол кадалган кешеләргә тиз арада хәл кергән. Алар берсен көчләүгә дучар булмаган, егетнең банк картасын урлаганнар.

Хәзер моның сәбәпләрен полиция ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100