"Колготкиларыңны тимераяк эченә тык зинһар өчен!" Камилә Вәлиевага "акыллы" киңәш җиткерәләр

"Колготкиларыңны тимераяк эченә тык зинһар өчен!" Камилә Вәлиевага "акыллы" киңәш җиткерәләр
Фигуристка Камилә Вәлиеваны Алинә Заһитованың лаеклы алмашы дип атыйлар. Чагыштырмача кыска гына спорт карьерасы булуына карамастан, аның 21 меңлек инстадуслары бар. Ул күптән түгел Чиләбедә юниор Гран-при финалының этабында җиңде. "Тренерларыма рәхмәт!" дип яза ул.

"Финалда җиң, Камилә!" - дип яза инстадуслары.

"Син тылсымлы", дип язалар Камилә турында.

"Безнең соры шәһәребезгә чын бәйрәм китердең!" 
"Боздагы матурлыктан күз яшьләрем чыкты!".
"Камилә! Безнең Алинәгә биш елдан алмаш!"
"Зинһар өчен колготкиларны тимераяк эченә тыгып куй", - дигән киңәш биргән берсе.