Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Гарипов дусты белән низаг турында: «Беркайчан да кешегә кәшәкә белән кизәнмим»

«Ак Барс» клубының элеккеге капкачысы Эмиль Гарипов һәм хоккейчы Иржи Секач арасында низаг чыккан дигән хәбәр таралды.

news_top_970_100
Эмиль Гарипов дусты белән низаг турында: «Беркайчан да кешегә кәшәкә белән кизәнмим»
Илнар Төхбәтов

Казанның «Ак Барс» клубының элеккеге капкачысы, хәзер «Авангард» клубында уйнаучы Эмиль Гарипов клубташы Иржи Секач белән талашкан дигән хәбәрләргә ачыклык кертте. Бу турыда «Чемпионат» сайты хәбәр итте.

Имеш, шушы низаг аркасында Эмиль Гарипов КХЛ матчларында катнашудан читләштерелгән.

«Динамо» белән матчта овертайм вакытында гол керткәч, мин борт янында хискә бирелдем инде. Ләкин, әлбәттә, беркемгә дә селтәнмәдем. Бозда да, чишенү бүлмәсендә дә. Беркайчан да кешегә кәшәкә белән кизәнә алмас иде. Тәрбиям дә, намусым да моны эшләргә бирмәс иде. Иржи Секачка кизәнмәдем, без аның белән дус. Секач — якын дустым, аны бик хөрмәт итәм. Кабатлап әйтәм, мин беркайчан да кешегә кәшәкә белән кизәнмим. Бу уйдырмалар шундый «хәбәрләр» уйлап табучыларның намусында калсын», — дигән Гарипов.

«Спорт экспресс» сайты Иржи Секач белән низаг аркасында, «Авангард» Гариповны алмаштырырга тели, дип язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100