Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин»ның элеккеге уенчысы 12 миллион сумлык машинасын күрсәтте

Сердар Азмунның элеккеге командадашлары инстаграмдагы фотодан көлгән.

news_top_970_100
«Рубин»ның элеккеге уенчысы 12 миллион сумлык машинасын күрсәтте
instagram.com/sardar_azmoun

«Рубин» футбол командасында уйнаган, хәзер «Зенит» командасында эшләүче Сердар Азмун инстаграмдагы сәхифәсендә Lamborghini Huracan спорткарының фотосын күрсәтте.

«Максатына ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән кеше теләкләренә ирешә», — дип яза ул гарәп графикасында.

Фотода сары төсле спорт машинасы куелган.

Азмун белән бергә «Рубин»да уйнаган спортчылар аптырабрак калган булса кирәк. «Нигә инде?» — дип яза Дмитрий Полоз. Азмун аңа урта бармаганы күрсәтеп тора торган эмодзи белән җавап биргән.

Кристиан Нобоа Азмунның постыннан көлгән, ә Сослан Джанаев элеккеге командадашын «колхозник» дип атаган.

Яңа Lamborghini Huracan баз комплектациясендә 12 миллион сумнан артык тора, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100