Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанга Шварценеггер, Дрогба һәм Водянова килә

2022 елда Махсус Олимпиадага ике меңләп вип-кунак киләчәк.

news_top_970_100
Казанга Шварценеггер, Дрогба һәм Водянова килә
Салават Камалетдинов

Казанда 2022 елда Махсус Олимпиадага киләчәк ике мең вип-кунак арасында җиңел атлетикачы Боб Бимон, футболчы Дидье Дрогба һәм сәясәтче Арнольд Шварценеггер бар. Бу турыда Махсус Олимпиада Президенты Ольга Слуцкер «Матч» каналына сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

«Безнең кунаклар Шварцнеггер гына түгел инде, Боб Бимон, Дидье Дрогба, Наталья Водянова, тагын бик күп спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары була», — диде Слуцкер.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары - акылы үсешендә үзенчәлекләре булган кешеләр арасында оештырыла торган спорт чараларының иң престижлыларыннан санала. Ярышта 107 илдән килгән спортчы җиде спорт төре буенча көч сынашачак. Россия командасына 190 кеше керә, бу иң зур команда була.

Слуцкер сүзләренчә, спортчыларны зум буенча әзерлиләр, шуңа күрә ул әлегә Казанга килә алмый.

Казанда узачак Махсус Олимпиада символы итеп Зилант, Идел елгасы һәм лалә чәчәге билгеләнде. Логотип өчен конкурска 40 гариза килгән. Артемий Лебедев студиясе җиңгән. Ольга Слуцкер сүзләренчә, Артемий Лебедев командасы бик яхшы эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100