Алинә Заһитова Мәскәүдәге гран-прида чыгышында егылды | intertat.tatar

Алинә Заһитова Мәскәүдәге гран-прида чыгышында егылды

Алинә былтыр декабрьдә карьерасын туктатуын әйткән иде.

2018 елгы Пхенчхан олимпиадасы җиңүчесе Алинә Заһитова Мәскәү гран-прие вакытында чыгышында егылды. Бәйгене Беренче канал күрсәтте.

Алинә M83 француз төркеменең Outro дип аталган җырына «Жизнь» программасын күрсәтте. Бу тамаша аның хореографы — мәрхүмә Людмила Шалашовага багышланган. Алинә бер тапкыр аягында басып кала алмады. Өчле лутцтан соң ул бозга егылды.

«Эсмеральда» дип аталган икенче чыгышында ул өчле лутцлар, флип күрсәтеп, чиста шуды.