news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тимур Билалов үзе капкада торганда «Ак Барс»ның җиңелгәнен хәтерләми

Тимур Билалов «Авангард» командасыннан Оливер Каски шәп уйнавын әйтте.

news_top
Тимур Билалов үзе капкада торганда «Ак Барс»ның җиңелгәнен хәтерләми
Салават Камалетдинов

Казанның «Ак Барс» голкиперы Тимур Билалов үзе капкада торган чакта команда җиңелгәнен хәтерләми. Тимур Омск «Авангард»ын җиңгән матчтан соң комментарий бирде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Беренче периодта көндәш безне кысты инде. Ләкин аннары безнекеләр яхшы уйный башлады. Соңгы тапкыр кайчан оттырганымны хәтерләмим. Бу дәвам итәр дип өметләнәм. Яңа сезон башланды гына бит әле», — ди ул.

Тимур Билалов көндәш команданың иң куркыныч уенчысын атады. «Оливер Каски ошады. Ул бик тере, зәңгәр линиядә шәп уйный. Аннан гел куркыныч янап торды», — ди Билалов.

22 сентябрьдә «Ак Барс» читтән генә карап торган Данис Зарипов белән җиңү яулады. Унҗиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» сакчысы Оливер Каски исәпне тигезләштерә алды. Шулай да «Ак Барс» — «Авангард» уены буллитлардан соң 2:1 исәбе белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар