Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәш буенча атказанган спорт остасы Руслан Нургалиевның кызы туган

Танылган көрәшче Руслан Нургалиевның кызы туган.

news_top_970_100
Көрәш буенча атказанган спорт остасы Руслан Нургалиевның кызы туган
ramzan_abu инстаграм сәхифәсе

Бу хакта танылган көрәшче үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. «Әлһәмдүллилләһ» дип язып, ул бирка фотосын керткән. Фотода күренгәнчә, кыз бала 22 октябрь көнне иртәнге җиде тулып дүрт минутта дөньяга аваз сала. Авырлыгы 4 кг, буе 54 см.

Инстачы дуслары танылган көрәшчене бу сөенечле вакыйга белән котларга ашыккан. «Котлыйм, брат!», «Котлыйм, Руслан абый! Сау-сәламәт булып үссен!», «Бәхетле бала булсын», — диләр алар. Без дә Руслан Нургалиев гаиләсен чын күңелдән тәбрик итәбез!

Руслан Нургалиев — көрәш буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы. Хәзерге көндә Әлмәт районы командасы тренеры, шулай ук көрәш ярышлары хөкемдары. Руслан — Актанышның көрәшче Нургалиевлар нәселеннән. Гаилә башлыгы Ришат абый Татарстанның атказанган тренеры, аның уллары Руслан, Рөстәм һәм Раббани да көрәшчеләр. Раббани Нургалиев белән интервьюны да искә төшереп китик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100