Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов иң яхшы голкипер дип табылды

Әмир Мифтахов капкага килгән алкаларның 97,9 процентын керттермәгән.

news_top_970_100
«Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов иң яхшы голкипер дип табылды

«Ак Барс» голкиперы Әмир Мифтахов узган атнада КХЛда чыгыш ясаучы яңа уенчылар арасында иң яхшы капкачы дип табылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Әмир Мифтахов уйнаган ике уенда аның капкасына 48 тапкыр алка бәргәннәр. Шуларның 97,92 процентын Әмир керттерми калган. Аның ышанычлылык коэффициенты (60 уен минутында алкаларның уртача саны) 0,50, ә алка керттерми уйнаган минутлар 121 минут 97 секунд булган. 

Иң яхшы яңа уенчы исеменә 1999 елда һәм аннан соң туган уенчылар керә. Алар КХЛда 20 уеннан кимрәк катнашырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100