Салават Фәтхетдиновның улы абсолют рекорд куйган - видео

Салават Фәтхетдиновның улы абсолют рекорд куйган - видео
Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Чечняда ралли-кросс буенча Россия чемпионы булган. Бу турыда Салават Фәтхетдинов инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

"Рөстәм Фәтхетдинов ралли-кросс буенча Россия чемпионы. Бишесен дә отты. Абсолют рекорд", - дип яза ул.

Видеода Рөстәмнең сөенгәне сурәтләнгән. Ул машина түбәсе өстенә менеп утырган. Машинасын сөя, ишекләрен ачып түшәмгә бәрә.

Инстачылар бертавыштан котлый. "Молодец Рөстәм", дип язалар. Без дә котлауларга кушылабыз.