Дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов Лаеш районында җитәкче вазифага билгеләнде | intertat.tatar

Дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов Лаеш районында җитәкче вазифага билгеләнде

Дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов Лаеш районында җитәкче вазифага билгеләнде
Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе итеп Азат Нурмөхәммәтов билгеләнде. Бу турыда Лаеш районының социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

  • Азат Нурмөхәммәтов – көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим. 
Моңа кадәр Азат Нурмөхәммәтов Теләче районы башкарма комитетында социаль мәсьәләләр буенча урынбасар иде. 4 октябрьдә ул Теләчедән Лаешка эшкә күчүен хәбәр итте.

  • 18 сентябрьдә Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үз эшеннән китте. Татарстан Президенты Илдус Фатыйхович кандидатурасын Лаеш районы башлыгы постына тәкъдим итте. Хәзерге вакытта Илдус Зарипов Лаеш районы башлыгы булып эшли.