news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Швейцариядә Россия гимнын «Ак Барс» җанатарлары үзләре җырлаган - видео

Былтыр 23 декабрьдә Давос шәһәрендә «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары очрашты.

news_top
Швейцариядә Россия гимнын «Ак Барс» җанатарлары үзләре җырлаган - видео
www.ak-bars.ru

Биредә «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары «KHL World Games» кысаларында очрашты. «Айсштадион Давос» аренасында матчта Уфа командасы 4:3 хисабы белән җиңде.

Әлеге матч Континенталь хоккей лигасының Дөнья уеннары кысаларында узды. Дөнья уеннары 2018 елдан бирле чит илләрне, аеруча Көнбатыш Европаны, КХЛ командалары белән таныштыру максатыннан оештырыла.

Матч алдыннан ялгышлык белән Россия гимнының совет заманындагы көен уйнаттылар. Оештыручылар гафу үтенде. Алар гимнны яңадан уйнатмакчы булды. Тик кабат иске язма чыкты. Шуннан соң, безнең җанатарлар үзләре җырлап җибәрде. Бу видео «Ак Барс» клубының Твиттердагы сәхифәсендә чыкты.

«Айсштадион» аренасына 7800 кеше сыя. Россия командалары матчы вакытында урыннарның 58 проценты сатылып беткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар