Данис Зариповның энесе Марат Казан клубында уйнаячак

Данис Зариповның энесе Марат Казан клубында уйнаячак
"Ак Барс" хоккей командасы капитаны Данис Зариповның кече энесе - 29 яшьлек Марат Зарипов Казанның "Барс" клубында уйнаячак. "Барс" командасы Югары хоккей лигасында чыгыш ясый. Бу турыда "Ак Барс" ХК матбугат хезмәте хәбәр итте.

Марат Зарипов та Чиләбе клубында тәрбияләнгән. "Мечел" клубында уйный башлаган.

Казан "Барс"ына күчкәнче, Марат Кытайдагы "Ценг Тоу" клубында чыгыш ясаган.