news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Чаллы» хоккей клубы капитанының уен вакытында борын очы өзелгән — видео

Куркак хоккей уйнамый, Яңа елга әзер, дип шаяртып язганнар клуб сайтында.

news_top
«Чаллы» хоккей клубы капитанының уен вакытында борын очы өзелгән — видео
hcchelny.com

«Чаллы» хоккей клубы капитаны Рамил Сөләйманов Курганның «Зауралье» командасы белән уен вакытында борын очын өздергән.

Матч вакытында көндәш команда уенчысы Клим Мерзляков аны каты итеп төртеп җибәрә. Шлемның визоры (күзен каплап торган урыны) борын очын кыеп ала.

Клим Мерзляков уеннан куыла. Сөләймановның борыныннан көчле кан агу сәбәпле, табиблар чакыралар. Ул уенда катнаша алмый.

Матчта «Чаллы» командасы җиңә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар