news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хоккейчы Альберт Яруллин «Татнефть-Арена»да намаз бүлмәсе булуга сөенә

Альберт Яруллин травма алганнан соң беренче тапкыр бозга чыкты.

news_top
Хоккейчы Альберт Яруллин «Татнефть-Арена»да намаз бүлмәсе булуга сөенә
Илнар Төхбәтов

«Ак Барс» хоккей клубының сакчысы Альберт Яруллин имгәнгәннән соң беренче тапкыр бозга чыкты. Казандагы «Татнефть-Арена» бозында 29 ноябрьдә «Северсталь» белән уенда «Ак Барс» 5:2 исәбе белән җиңде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Хисапка карамастан, яхшы уен булды. Көндәш тиз, көчле, маневрлы иде. Без алдан әзерләндек инде, шуңа күрә барысын да башкарып чыга алдык. Ләкин минус бар — гол керттердек. Травмадан соң бозга кайту авыр булыр дип уйлаган идем, командадагы партнерларым ярдәм итте», — ди Яруллин.

Альберт Яруллин «Татнефть-Арена» бинасында намаз өчен аерым бүлмә булуга сөенә. «Аны ясаганнарын белә идем, кичә кереп карадым. Арена җитәкчелегенә рәхмәт. Бу — бик уңай момент», — дигән хоккейчы.

Найджел Доус керткән өч алка «Ак Барс»ка җиңәргә ярдәм итте. «Татар-информ» агентлыгында әлеге матчтан репортаж чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар