Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәрсә ул хоккейдагы плей-офф?

КХЛда янәдән Гагарин Кубогына көрәш башланды. Икенче март көнне «Ак Барс» хоккей клубы «Нефтехимикны» 4:1 исәбе белән җиңде. Күпчелек кеше хоккей яратса да, уеннар тәртибен белеп бетермәгәннәре дә бар. Сезонның төп һәм кызу уеннарын карау җиңел булсын өчен, плей-оффның нәрсә икәнен гади тел белән аңлатып бирербез.

news_top_970_100
Нәрсә ул хоккейдагы плей-офф?
ХК "АК Барс"

Плей-офф нәрсә икәнен аңнар өчен, КХЛ нәрсә икәнен белергә кирәк. КХЛ (Континенталь Хоккей Лигасы) — Россия, Азия һәм Европа илләрендәге командаларның халыкара берләшмәсе. Ел саен һәрбер команда төп ганимәт өчен көрәшә — ул да булса Гагарин Кубогы.

«Ак Барс» хоккей клубы иң күп Гагарин Кубокларына ия булган команда. Аның өч тапкыр чемпион булганы бар.

КХЛ ике конференциягә бүленә: Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләре. Аннан тыш, КХЛ тагын дүрт дивизионнарга таркалган. Дивизионнар элекке танылган рус хоккейчыларның һәм тренерларның исемен йөртә. Шулай итеп, Валерий Харламов, Всеволод Бобров, Аркадий Чернышев һәм Анатолий Тарасов дивизионнары бар.

Казан клубы Көнчыгыш конференциясендә «Харламов» дивизионы керә.

Чемпионат икегә бүленә:

1. Регуляр Чемпионат;

2. Плей-офф сериясе

Регуляр чемпионатта командалар бер-берсе белән очрашып, очко җыйсалар, плей-оффта исә командалар «на выбывание» уйныйлар. Кем җиңелә — шул ярыштан төшеп кала.

Плей-офф — 1/8 финалы белән башланып китә, аннары чирек финал, ярымфинал һәм төп финалны үз эченә ала.

Һәрбер Конференциядән Регуляр Чемпионатта турнир таблицасында күп очко җыйган сигез команда плей-оффта катнашу мөмкинлегенә ия була. Димәк, КХЛ чемпионатының икенче этабында барлыгы 16 команда катнаша — дивизионнардан дүртешәр һәм Конференцияләрдән сигезешәр. Гагарин Кубогы өчен финалда Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләренең иң яхшы ике командасы көрәшә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100