4 февральдә Пекинда Олимпия уеннары башлана: Татарстан спортчылары чыгышы программасы
Безнең спортчылар чаңгы ярышларында, хоккейда, фигуралы шууда һ.б. катнаша.
4 февральдән 20 февральгә кадәр Пекинда кышкы Олимпия уеннары узачак. Татарстан Республикасыннан турнирга спортның 5 төре буенча 8 спортчы китте. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннары программасы (Пекин, Кытай, 4-20 февраль).
4 февральдә ачылу тантанасы Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә була.
Татарстан Республикасы спортчылары катнашында спорт төрләре буенча
Чаңгы ярышлары /Христина Мацокина/
- 5 февраль — скиатлон 15 км, хатын-кызлар (10:45)
- 8 февраль — ТРТ (11:00)
- 8 февраль — ирекле стиль (13:30)
- 10 февраль — ирекле стиль 10 км, хатын-кызлар (10:00)
- 12 февраль — 4×5км эстафетасы, хатын-кызлар (10:30)
- 16 февраль — команда спринты (12:00)
- 16 февраль — классик стиль (14:00)
- 20 февраль — ирекле стиль 30 км, хатын-кызлар (9:30)
Чаңгыда трамплиннан сикерү /Данил Садриев/
- 5 февраль — урта трамплин, ир-атлар, квалификация (9:20)
- 6 февраль — урта трамплин, ир-атлар, финал (14:00)
- 7 февраль — катнаш командалар, финал (14:45)
- 11 февраль — зур трамплин, ир-атлар, квалификация (14:00)
- 12 февраль — зур трамплин, ир-атлар, финал (14:00)
- 14 февраль — зур трамплин, ир-атлар (командалар), финал (14:00)
Сноуборд /Милена Быкова, Владислав Хадарин, Виктор Вайлд/
- 6 февраль — слоуп-стайл, ир-атлар, квалификация (7:30)
- 7 февраль — слоуп-стайл, ир-атлар, финал (7:00)
- 8 февраль — параллель гигант слалом, хатын-кызлар, ир-атлар, квалификация (5:40)
- 8 февраль — параллель гигант слалом, хатын-кызлар, ир-атлар, финал (9:30)
- 14 февраль — биг-эйр, ир-атлар, квалификация (8:30)
- 15 февраль — биг-эйр, ир-атлар, финал (8:00)
Фигуралы шуу /Евгения Тарасова/
- 6 февраль — команда ярышлары, парлы шуу, кыска программа (4:30)
- 7 февраль — команда ярышлары, парлы шуу, ирекле программа (5:30)
- 18 февраль — парлы шуу, кыска программа (13:30)
- 19 февраль — парлы шуу, ирекле программа (14:00)
Хоккей /Дмитрий Воронков, Тимур Билалов/
- 9 февраль — Россия-Швейцария, В төркеме (11:40)
- 11 февраль — Россия-Дания, В төркеме (7:10)
- 12 февраль — Россия-Чехия, В төркеме (16:10)
- 15 февраль — 1/8 финал
- 16 февраль — ¼ финал
- 18 февраль — ½ финал
- 19 февраль — 3 урын өчен финал (16:10)
- 20 февраль — финал (7:10)
20 февральдә Олимпиада ябылу тантанасы була.