420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
«КАМАЗ» футбол клубының элеккеге капкачысы, Мәскәүнең «Спартак», «Локомотив», ЦСКА командалары, Россия җыелма командасының капкачысы Руслан Нигъмәтуллин октябрь азагында коронавирус белән авырган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Коронавирус белән авырганыма бер ай узды. Бик күңелсез авыру — организмымның бөтен җөйләре шартлаган кебек булды, тернәкләнү озак булды. Вирус башымнан аяк табаныма кадәр йөргән кебек. Ис тою бөтенләй беткән иде, ризык тәме дә булмады. Хәзер бар да нормада. Сез дә авырмагыз, якыннарыгыз да сәламәт булсын», — дип яза Руслан социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Быел ноябрь башында 46 яшьлек Руслан Нигъмәтуллин АКШка китте. Биредә аның олы улы Руслан укый һәм футбол уйный, диелә бу хәбәрдә.