"Чыгарып болгамаган бит". Көрәштә булмаган гамәл өчен Радик Сәлаховка җәза бирелерме?

Бер көрәш ярышында да мөгез чыгармый калмыйлар. Дөрес, бу юлы «уйламыйча чыккан мөгез» булды ул. Әмма тамашачыларга карап әллә ничә тапкыр ямьсез кул хәрәкәтләре күрсәткән Радик Сәлаховны ярыштан төшереп калдырмадылар. Беркемгә дә бернәрсә дә булмады.

Юктан килеп чыккан ызгыш

Татарстан чемпионатының беренче көнендә килеп чыккан ызгыш турында язган идек.

  • 130 кг үлчәү авырлыгында көрәштә икәү - Әлмәт өчен көрәшүче Радик Сәлахов белән Казанның Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин очраша. Лениз исәп буенча отып бара, тик Радик Ленизны аркасына яткызып, өченче кисәтү алдырып җиңеп чыга. Һәм китә тавыш. Халыкка ошамый. Фәлән-фәсмәтән, бер алым да эшләми җиңеп чыкты, тегесе-монсы, дөрес түгел, түгел дөрес һәм башкалар, һәм башкалар.

Хөкемдарлар тота да, калган вакытны көрәштереп бетерергә уйлый. Сәлахов, билгеле, кыза. Кире көрәшә башлагач та Радик Ленизга кабат кисәтү алдыра да җиңә. Һәм халыкка таба борылып, кулын берничә тапкыр терсәктән бөгеп күрсәтә. Һәм шул. Лениз моны күреп ала да, Радикка каршы килә. Тик эш сугышуга барып җитми, тренерлар аерып кала.

Шунда баш хөкемдар Ильяс Галимов Сәлаховны сөйрәп кенә алып кулына микрофон тоттыра. Тегесе кулын йөрәгенә куеп, нәрсәдер әйтә, гафу үтенә. Тик көрәшче халкы бик нечкә күңелле бит ул, алай тиз генә онытамыни инде. Юк, кәнишне.

Аннары Сәлахов Лениз Абдуллинның остазы янына килеп, кулын суза. Күрешик, абзый, бетте бит, онытылды, янәсе. Соңгысы Радикның кулын кысуын кыса, тик киеменнән дә эләктереп ала. Болар янына Әлмәт тренерлары килә, аерырга тырышалар, Радикны этеп-төртеп җибәрәләр. Әйе, кызган кан тиз генә сүрелә ди сиңа. Кая инде. Әлмәтләр күбәя, Вахитовныкылар да трибунадан «Безнекеләрне сугалар!» дип карап утырмый инде. Сугышу дип, сугышу да булмый инде ул. Тыпырчынып, төрткәләшеп алалар. Алла саклаган инде. Пыр туздырып сугышулары гына җитмәгәние!

Шушы хәлдән соң Сәлаховны нәрсә дип кенә сүкмәделәр. Алла... Болгады дип инде, гафу үтенгән бит ул.

Радик Сәлахов: «Мондый хәл бүтән кабатланмас»

Җанатарлар әйтмешли, көрәштән ММА белән КХЛ ясап бетерделәр инде, билләһи. ММАдагы кебек сугышалар, акырышалар, хөрмәт юк.

КХЛдагы кебек - легионерлар бит. Хоккейчылар чит ил лигаларында уйныйлар да, аннары дөньякүләм турнирларда үз иллләренең җыелма командасында уйнар өчен кайтып китәләр. Көрәштә дә булыштыра бит, дөрес инде. Дөрес һәм бик актуаль.

Трибунадан кемдер нидер кычкырган да, Радикның шуңа хисләре тау елгалары кебек ташып чыккан дигән фараз да йөри. Эстрада артистларының бөтен эшләгәннәрен барысы да язгач, телләрен тыя башладылар бит. Тамашачыларның җыен тозлы-тозсыз сүзләренә дә алай игътибар итмиләр хәзер. Язып кара ямьсез сүз - шунда ук үзеңне язып эләләр. Хәзер алар акылланды, тынычландылар бераз. Ә көрәшчеләр үзләрен әле тыя белми. Кыздыңмы син, сүрелдеңме – барыбер! Трибуна тутырып, халык синең көрәшкәнеңне карап утыра, ә син «Күрдеңме? Мә, тот!» дигән сыман әллә нәрсә эшлисең. Ну ярамый алай! Бу гамәлне бернәрсә дә акламый, кызса да, кызмаса да. Түз и бетте. Тышка чыгып әллә ниләр кылан, тик келәмдә түгел.

Радик янына килеп, «әйтер сүзең бармы?» – дип сорадым.

- Кичә килеп чыккан хәл өчен бөтен кешедән гафу үтенәм. Эмоцияләр булды. Чөнки җиңеп чыктым, кулны да күтәрделәр һәм шуннан соң кире көрәштерделәр. Лениз белән дә сөйләштек, аннан да гафу үтендем. Алга таба андый әйбер кабатланмас, – диде ул.

Баш хөкемдар Ильяс Галимов: «Ленизны этеп-төртеп кире чыгармаган булсалар, бернинди тавыш та булмас иде»

Бу килеп чыккан ызгыш аркасында тагын бер кешегә - көрәш дөньясында танылган Ильяс Галимовка да «эләкте». Тамашачылар авызыннан. Ай сүктеләр. Белүбезчә, Ильяс Галимов Әлмәт районы командасы вәкиле булып та йөри иде. Татарстан чемпионатында аны баш хөкемдар итеп билгеләгәннәр. Сәлахов - Зәй егете, тик Әлмәт өчен көрәшә. «Әйдәп баручы команда вәкилен баш хөкемдар итеп куйганнар!», «Яклый!», «Сәлаховны төшереп калдырмады!», «Зәй өчен көрәшсә, борылып та карамас иде!», «Минсельхозда Кәримовны җиңдерде!» һәм башкалар, һәм башкалар. «Укытучы үз баласына гел бишле куя» дигән сыман килеп чыкты бу. Кистереп кенә, «Ялганчы!» дип әйтеп тә булмый бит, гөнаһлы булуың бар.

Ильяс Галимов шундый сүзләр әйтүчеләргә җавап бирде.

- Татар көрәшендә мондый гауга кубарып, шау-шу килүнең әллә ни күзәтелгәне юк инде. Бу хөкемдарларның да, халыкның да, вәкилләрнең дә ялгышыдыр. Лениз оттырды. Тик аларны кире көрәштерделәр. Мин каршы килгән идем дә, кире керттеләр. Аннары Ленизны тренеры Марат Әхмәдиев этеп-төртеп кире келәмгә чыгарды. Әгәр дә чыгармаган булса, шуның белән тавыш та бетәр иде.

Хәзер инде нәрсә генә дисәк тә, бу Сәлаховны берничек тә акламый. Моның өчен бүген федерация җыелышы булды. Бу нәрсәне күптән туктатырга кирәк иде инде. Күп көрәшчеләрнең теләсә нәрсә күрсәткәне, төкереп тә чыгып киткәне булды. Бу бит инде хөкемдар белән көндәшне генә түгел, ә халыкны хөрмәт итмәү дип атала.

- Сезне дә «яклый» дип гаепләп калдырдылар бит.

- Бу сүзләрнең, әлбәттә, кем әйткәнен белмим. Беренчедән, мин Әлмәтләр көрәшкәндә һәрвакыт читкә китеп басам. Икенчедән, мин анда башкарма директор да түгел, аларның нинди состав белән килгәннәрен дә белмим. Минем үземнең бизнес бар. Ә аларның нәрсәләр эшләвен мин белмим дә.

- Төрткәләшү башлангач, Әлмәт көрәшчеләре тезелеп басып, эткәләште. Аларга да җәза бирелмәде.

- Ә нигә сез алайса Марат Әхмәдиев командасының да өерелеп чыгуын әйтмисез?! Алар беркемгә дә сикермәделәр. Аларның барысы да намаз укучы егетләр, барысы да диндә. Алар барысы да үз сүзләрен әйтеп, дөреслек урнаштырырга теләгәннәрдер. Ну чыгалар инде, кешене берүзен генә калдырып булмый бит. Чыкканнар, бераз этешкәннәр. Ну моны онытырга кирәк тә, киләчәктә бүтән булдырмаска кирәк. Шул.

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин: «Сәлаховка йә ярты ел, йә бер еллык дисквалификация биреләчәк»

Шушы хәлдән соң җанатарлар Татарстан көрәш федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллинга «Радик Сәлаховның әлеге гамәлен бәяләп, киләчәктә кабатланмасын өчен чаралар күрүегезне сорыйбыз» дип ачык хат та язганнар. Тик анда өч кенә кеше кул куя. Өч кеше белән тау күчереп булмый инде. Кемнәрдер Сәлаховны да яклап чыкты. «Чыгарып болгамады бит», – диючеләр дә табылды. Ну бер болгаганчы, кырык кат уйларга кирәк икәне генә онытып киткән. Хистән котылырга кирәк бераз.

Равил Хәйруллин Сәлаховка җәза бирелү, бирелмәүне аңлатып үтте.

- Бүген сигез кеше катнашында җыелыш үткәрдек һәм сайлауга куйдык. Биш кеше Сәлахов көрәшсен дип, өчесе көрәшмәсен дип тавыш бирделәр. Нәкъ менә шушындый хәрәкәтләр өчен «за неспортивное поведение» дип кисәтү бирү дигән нәрсә каралмаган. Аннары бит әле Россия көрәшергә дә көчле көрәшче кирәк.

- Аңа киләчәктә дә җәза бирелмәячәкмени?

- Һичшиксез биреләчәк! Без аны федерация утырышында сөйләшәчәкбез. Муса Җәлилгәме, Данил Галиевкамы, йә ярты ел, йә бер ел ярышларга кертмәячәкбез, – диде ул.

Нәтиҗәсез нәтиҗә

Төрле спорт төрләрендә мондый гамәлләр өчен шунда ук җәза бирелә. Мисал өчен, шул ук футбол. Футбол кагыйдәләрендә язылган: «Игрок должен быть предупрежден (даже если гол отменяется), если он жестикулирует или действует в провокационной, насмешливой или подстрекательной манере». Көрәш футболдан, көрәшче футболистан, көрәш җанатары футбол җанатарыннан нәрсәсе белән ким?

Кирәк булган өчен Сәлаховка җәза бирүне кичектереп торырга уйлап, тамашачыларның йөзенә лач итеп төкерделәр дип аңлап була бу адымны. Ямьсез итеп әйткәндә, эчтән генә «болгап» күрсәттеләр. Хәзер Россия чемпионатыннан соң нәрсә буласын көтәргә генә кала. Болай болгый торгач, татарның милли көрәшен дә болгатып бетермәсеннәр иде бит.