Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс»та татарча матч: Шүрәле, боздагы Сабантуй, милли киемле кыска итәкле кызлар

18 февральдә «Ак Барс» клубы «Авангард» командасы белән очрашты. Уенда Казан клубы Омскидагы көндәшләрен 5:3 исәбе белән отты. Шул исәп белән, «Ак Барс» клубы «Восток» конференциясенең җиңүчесе булды. Ләкин әлеге уен гади генә булмады, «Ак Барс» җанатарлар өчен махсус «Татарча матч» үткәрде.

news_top_970_100
«Ак Барс»та татарча матч: Шүрәле, боздагы Сабантуй, милли киемле кыска итәкле кызлар
ХК "АК Барс", Илнар Төхбәтов

Җигүле ат һәм тимер ат

«Татнефть Арена»га керү юлыннан ук уенның чынлап та татарча булачагы сизелә иде. Элек алып баручылар җанатарларның кәефләрен русча сөйләп кенә күтәрсә, бу юлы алар милли киемнәрдә, чып-чынлап татарча сөйләшә. Боз сарае каршысына арба белән ат китереп бастырганнар. Татар һәм ат! Ә янәшәдә тимер ат — «КамАЗ»! Гади генә түгел, билгеле. «КАМАЗ-Мастер».

Клуб «Татарча матч» атмосферасын бар яктан да булдырырга тырышкан. Фойега кергәндә үк махсус татарча зоналар да күренде.

Мәсәлән, Данис Зариповның «Мин калам!» дигән легендар видеосыннан интерьерны янәдән булдырып, җанатарлар өчен фотозона ясаганнар. Интерьер видеода кебек үк булмаса да, фотога төшәргә теләүчеләр саны аз түгел иде.

Чын татар йортын хәтерләтә торган фотозона да бар. Анда милли киемнәрдән татар кызын да бастырып куйганнар.

Бер урында «Туган авылым»нан алынган костюмнар эленеп тора. Теләге булган һәркем татар егете яки кызы образында фотога төшә ала. Киемнәре чыннан да матур, бай күренә.

Ашау мәсьәләсенә килгәндә генә бернинди дә үзгәреш юк. Гөбәдия күренмәде. Җанатарларга гадәти уеннардагы фаст-фуд кына тәкъдим ителде.

Сәүдә нокталарында да яңалык юк диярлек. Клуб атрибутикасы да шул ук. Яңа төрле сату ноктасы гына барлыкка килгән. Тимердән төрле бизәкләр эшләп сата торган нокта иде ул. Менә анда инде кызлардан зур чират җыелган иде.

Бар җирдә татар музыкасы һәм татар сөйләме

Музыкага килгәндә, гел татар җырларын гына куйдылар. Хоккейчылар уен алдыннан бозга «раскаткага» чыкканда да, Вәсилә Фәттахованың «Туган як» хитын һәм Айдар Галимов, Салават Фәтхетдиновның популяр җырларын куйдылар. Уен барышында пауза булганда боз сараенда нәкъ менә шул җырлар яңгырады.

Әлбәттә, хоккей уеннарын лазерлы шоудан башка күз алдына китереп булмый. Татарча уенга махсус милли презентация әзерләгәннәр. Боз уртасында милли орнамент!

Көч биреп торучы «Bars Angel`s» төркеме кызларының киемнәрендә дә милли орнамент бар иде. Киемнәре гадәттәгечә — заманча: кыска итәкләр, топиклар… Әмма милли орнамент белән! Заманча да, милли дә…

Алып баручылар да татарча гына сөйләште. «Ак Барс» — «Авангард» уенының алып баручысы итеп махсус Руслан Шәрәфетдинов чакыртылган иде. Бозга алканы ату өчен чакырылган кунак — «Камаз Мастер» командасының пилоты, «Дакар» ралли-рейдында ике тапкыр җиңүче — Андрей Каргинов.

Беренче период «Казан нуры» оркестры башкаруында уйналды.

«Йомыркаларыгызны саклагыз, егетләр!»

Иң кызыгы период аралыгында булды. Матчны бәйрәм дип уйласак, татарның төп бәйрәме нәрсә? Билгеле, сабан туе. Татарча матчка да милли бәйрәмне керткәннәр. Йомырка салган кашыкны авызга кабып йөгерү дә, аркан тартышы да, капчык белән сугыш та булды. Бүләкләре дә милли: түбәтәй, казылык, чәк-чәк һәм чәй сервизы. Дөрес, барлык уеннарда да һаман бер үк егетләр катнашты.

«Чехиягә карата, монда яхшырак»

Конкурсларда җиңүчеләр арасында бер кызыклы җанатарны очрату бәхетенә ирештем. Ул Чехия башкаласы Прагадан Ян. «Ак Барс» уенын карар өчен, ерак араны үтеп, дуслары янына кунакка килгән. Ян үзе беренче тапкыр Казанда, моңарчы шәһәрне ишетеп кенә белгән.

Безнең Чехиядә КХЛ (Континенталь Хоккей Лигасы) бик популяр, спорт каналыннан да гел шул лиганы күрсәтәләр. Монда безнең Чехия хоккейчылары күп, шуңа шулай. «Татарча матч» уенына килү бәхетенә ирештем. Бар нәрсә дә шәп. Супер-супер-супер! Чехиягә караганда, монда яхшырак, — дип бәяләде Ян.

Безгә «Татарча матч» бераз гадәтирәк булмаса да, әллә ни яңалыгы юк. Казан халкын нәрсә белән булса да сокландыруы кыенрак кебек — миңа шулай тоелды. Ә менә читтән килгәннәр атмосфераны бөтенләй башкача бәяли. Балашиха шәһәреннән килгән «Авангард» хоккей клубының SMM белгече Илья Ельчанинов белән сөйләшеп алдым.

Миңа, гомумән, һәрбер уенны нинди дә булса тематикада үткәрү идеясе ошый. Соңгы биш елда төрле клублар төрле темаларга уеннар үткәрде. Әмма барысының да бертөрле килеп чыга дияргәме соң… Ә менә татарларның милли колориты, җырлары КХЛда бик нык аерылып тора. Ничектер җанга ятышлы төрлелек. Бер тапкыр килеп күрү дә үзенә бер рәхәт. Әле яңарак фойены йөреп чыктым, бик ошады. Нәкъ әлеге уен миндә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды, — ди Илья.

«Ак Барс ТВ» чыгарылышының махсус кунакларының берсе Данир Сабиров булды. Башка чыгарылышларда кунаклар төп-төгәл бер период аралыгында торса, бу юлы Данирга нишләптер азрак вакыт бирелде. Бер-ике сорауга гына җавап бирергә өлгерде ул. Җанатарларга ул ачылып бетмәгән сыман тоелды… Килсәң, озагракка кил инде Данир!

«Без булдырабыз! Без булдырабыз!»

Хәзер инде «Авангард» капкачысы Эмиль Гарипов турында әйтеп китми булмый. Бу аның «туган» «Ак Барс» клубына каршы икенче тапкыр уйнавы иде, әмма Казан җанатарлары каршында — беренче. Барлык тамашачылар да Гариповны дәртләндереп, аңа төрле плакатлар ясаганнар. Мәсәлән, бер плакатта: «Эмиль, өеңә рәхим ит», — дип язылган.

Уенның иң яхшы хоккейчысына түбәтәй бирү — клубның яхшы традициясе. Бүген әлеге түбәтәйгә сакчы Альберт Яруллин ия булды. Ул: «Без булдырабыз! Без булдырабыз!» — дигән сүзләр белән клубдашларын җиңү белән котлады.

Бераз соңрак ул нәтиҗә ясады.

Безнең өчен бу гадәти ук уен инде. Менә трибуналарда гына Шүрәле йөрде, ләкин ул күбрәк Альфага охшаган иде. Татарча уенар, плакатлар… Шәп! Шундый чараларны ешрак оештырырга кирәк, — диде ул.

Чынлап та, шундый уеннарны ешрак оештырырга кирәк. Димәк, беренче адым ясалган.

«Ак Барс» клубы фотолары. Фотограф — Илнар Төхбәтов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100