Нияз Таипов: «Чаңгы ялкауларны яратмый»  | intertat.tatar

Нияз Таипов: «Чаңгы ялкауларны яратмый» 

Шушы көннәрдә Чаллы шәһәрендә егерменче Кама Чаңгы марафоны узды. Әлеге ярышның абсолют җиңүчесе - Саба районы егете Нияз Таипов. Ике йөзгә якын спортчы арасында беренчелеккә чыга егет. 50 чакрым араны 2 сәгать 18 минут 3 секундта уза ул.

Ниязны күрү теләге белән Байлар Сабасы бистәсенең «Ямьле Саба» яр буена килдем. Биредә чыж да выж чаңгычылар узыша. Аерып та булмый үзләрен, барысы да төз гәүдәле, зур кара күзлектән, очар кошлар тизлегендә узалар да китәләр. Чаңгычы Ниязны аера да алмаган булыр идем, ярый әле үзе килеп дәште, ачык күңелле, ярдәмгә ашыгып торучы егет икән. 

 Нияз, ничек сиңа трасса?

Трасса әйбәт.

 Нинди һава торышы булганда трассаның иң шәп вакыты?

Ун градус тирәсендә трасса каты була, шуарга рәхәт. Ә җылыда, менә бүгенге шикелле минус өчләрдә җылысы рәхәтрәк.

Чаңгы сезоны кайчан ябыла?

Апрельнең уннарында.

Ә аннары нишлисез?

Әзрәк ял. Аннары яңадан башлана.

Ниләр башлана?

Лыжероллер, кросс, бассейн, тренажер залы.

Яхшы. Синең уйлавыңча, кайсы спорт төре иң кыйммәтлесе? Спортчыга бит спорт костюмы да, башка кирәк-яраклар булу да мөһим. Барысын бергә санап карасак, кайсы спорт төре иң кыйбатлысы икән?

Иң арзаны йөзүчеләрнекедер инде (елмая). Ә болай әйтә алмыйм. Безнеке дә арзанлы түгел. Һәр һава торышына үз чаңгысы, ботинкалар кирәк. 

Спорт синең өчен нәрсә ул?

Тормыштыр инде. Яшьтән шөгыльләнә башлагач, тормыш дип уйлыйм. 

Ничә яшьтән?

12 яшьтән, хәзер 13 ел булды инде.

Хәзер сине караучыларга, «Интертат”ны укучыларга нинди теләкләрең бар?

Аларга озын гомер телим, гел спортта булсыннар, шөгыльләнсеннәр. Чаңгы гына димәгән, йөгерү, йөзү, тренажерларда — барысында да шөгыльләнүләрен телим. Сәламәтлек беренче чиратта булырга тиеш. Ябыгучылар спортта үзләренә максат куйсыннар, ябыгулары да тизрәк булыр. 

Нияз, кулыңда ни бу?

Спортивный бочок, монда эчемлек. Тренировка вакытында эчә торган, җылысын саклый, термос шикелле. Монда хәзер изотоник. (Изотоник — организмдагы сыеклыкны һәм электролитларны баланста тотучы эчемлек). Тренировкада 2 сәгатьләп йөргәндә егерме минут саен эчәргә тырышам. Организмда баланс, су булсын өчен. 

Чаңгы шуганда тагын нинди эчемлекләр эчәргә ярый?

Чаңгы шуганда гадәттә изотоник, ә тренировкадан соң протеин шикелле, гәүдәне тукландыра торган әйбер эчәсе.

Ә үлән чәйләре эчәргә ярыймы?

Ярый, алар файдалы, ләкин аларны эчкәч тамак ача. Шуңа тренировка вакытында алар алай организмны тукландырып тормый. Ә изотоникта углевод, витамин, минераллар бар, шуңа күрә алай әйбәтрәк. Үләнле чәйләрне иртә белән яки тренировкадан соң эчеп куярга була.

Гадәттә, Нияз елына алты-җиде марафонда катнаша. Коронавирус шаукымы һәм соңгы алты-җиде айда биатлонга күбрәк игътибар бирүе сәбәпле, чаңгы ярышларына быел азрак барган. Тик спортчы йөрәге үзенекен итә, ярышасы, үз көчен сынап карыйсы килә аның. Төмән өлкәсе Уват шәһәрендә биатлон буенча ярышта булса да, Чаллыда узган марафонда катнашырга кайта. Бәхеткә, салкыннар булу сәбәпле, Уваттагы ярышлар да күчерелгән. 

«Спортчы үз-үзен күреп бетерә алмый»

Нияз чаңгыга кадәр картинг белән шөгыльләнгән. Бертуган абыйлары чаңгыга йөри башлагач, алардан күреп, Нияз да тартыла. Бу вакытта Нияз алтынчыда гына укый әле. Егетләр кечкенәдән үк шулай бергәләп шөгыльләнә. Ниязның тренерлары да абыйлары — Алмаз һәм Илназ Таиповлар. Егетләрнең тренер булырлык тәҗрибәләре бар. Илназ Сабада спорт мәктәбендә чаңгы буенча тренер булып эшли, Алмаз шулай ук профессиональ спортчы.

«Спортчы үз-үзен күреп, чамалап бетерә алмый. Йөкләмәне күбрәк яки азрак эшләп җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә һәр спорт төрендә дә тренер булу кирәк. Тренерлар контрольдә тота алганча ярдәм итәләр, киңәш бирәләр. Беренче тренерым — Радик Миңнеголов хәзер дә ярдәм итә. Биатлонда тренерларым бүтән, мин анда Ленинград өлкәсе команды составында», — ди Нияз. 

Илназ һәм Нияз Таиповлар Саба гимназиясендә белем ала. Җиңүгә, зур үрләргә омтылган егетләр үсмер вакытта ук, чаңгы спортчы буенча мөмкинлекләрен тагын да ныгытырга теләп, хәтта туган йорт, туган якларыннан читкә китәргә дә куркып калмыйлар. Тугызынчы сыйныфтан соң алар Төмән өлкәсе Ханты-Мансийск шәһәрендәге Югра Олимпия резервы колледжына (ЮКИОР) укырга керәләр. Биредә биш ел белем ала егетләр. 

«Ханты-Мансийск — бик кечкенә шәһәр, анда кар иртә төшә, соң эри. Россиядә шөгыльләнү өчен иң әйбәт урын ул. Без анда укырга кергәнче барып кайттык, тренерлар белән күрештек. Алар безне ошатып, командаларына чакырдылар, шулай укырга кердек. Без яхшы нәтиҗә булуын теләдек, яхшы белгечләр, тренерлар белән эшләр өчен Ханты-Мансийскига киттек. Ул чакта әле Татарстанда чаңгы спорты бик алга китмәгән иде. Ә Ханты-Манскийскийда бөтен команда бар: чаңгы ясаучылар, табиблар, массажистлар. Шуңа күрә, тәҗрибә туплар өчен, иң яхшысын сайладык. Тәҗрибәне яшь чакта, яхшы тренерлар булганда тупларга кирәк. Училищеда уку түләүле түгел. Россиядә үз спорт төрең буенча беренче унлыкка кергәнсең икән, укырга алалар. Чаңгы гына түгел, башка спорт төрләре буенча да укырга була. Күбрәк, әлбәттә, кышкы спорт төрләре», — ди әңгәмәдәшем. 

Егетләрнең белем һәм тәҗрибә туплап туган якларына кайтуларына да берничә ел узган. Өчесе дә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә дә белем алган. Алар хәзер туган як киңлекләрендә шөгыльләнә.

— Сабада да спорт бик яхшы үсеш алган. Бик яхшы, таулы чаңгы трассасы бар, балалар өчен чаңгы түгәрәге дә эшли. Чаңгы трассасы нарат урманы эчендә. Трассаның озынлыгы — биш чакрым.

Чыннан да, Сабаның чаңгы трассасы бик уңайлы. Кышкы көннәрдә, элекке кебек мәктәптән кайткач, бәрәңге бакчасында эз салып, «круг» биреп йөрисе юк. Бу егетләр дә шушы чаңгы юлында чыныгып, рәхәтләнеп шуып үскәннәр. Трассага кар чанасы белән эз салынып, гел чистартылып торыла. Нияз көненә биш-алты сәгать, атнасына биш-алты көн шөгыльләнә.

Чаңгычыларны җәй ял итә дип уйлаган идем, ялгышканмын. Иң көчле шөгыльләнү вакыты җәй айларына туры килә икән. Бу вакытта алар лыжероллерда йөри. «Тәгәрмәчле чаңгыда» көненә 2 сәгать тирәсе 18-20 чакрымны, Елыш, Миңгәр авылларында йөриләр. Бу як авылларда асфальт юл яхшы һәм техника хәрәкәте башка авыллар белән чагыштырганда азрак. 

«Кышкы тренировкалар ярышлар белән аралашып баргач җиңелрәк. Ел буе күп шөгыльләнсәң, ярышларга ял итәргә, рәхәтлек алырга гына чыккан кебек. Ял итү дигән әйбер юк, ел буе шөгыльләнми булмый, көндәшләр бик көчле. Яз-көз айларында кросс, тренажер залларында көчне арттыру өчен күнегүләр эшлибез. Чаңгы спорты бик җайлы спорт түгел, балалар өчен бигрәк тә, чөнки уен формасында алып барыла торган тренировкалар бик әз. Чаңгы белән шөгыльләнергә уйлаган очракта, беренчедән, баланың теләге булырга, нинди спорт төрен сайлаганын аңларга тиеш. Ялкаулансаң булмый монда, бик максатчан булырга, чаңгыны яратырга кирәк. Безнең тренировкалар бертөрле бит, чөнки гел бер трассадан әйләнеп йөрисең дә йөрисең, километраж җыеп. Бала үзе тырышса, әти-әнисе булышып, көч биреп торса, яхшы тренерларда шөгыльләнсә, нәтиҗә булмыйча калмый», — ди спортчы. 

 Чаңгыдан, тренировкалардан туеп киткән, шөгыльләнәсе килмәгән вакытларың буламы? Үзеңне ничек җиңәсең, ялкаулыкка ничек бирешмисез?

Күптән түгел генә Джим Афремовның «Разум чемпионов» дигән китабын укыдым. Максатсыз кешеләргә шул китапны укырга киңәш итәм. Анда ялкауларга нишлисе икәне барысы да язылган. Чаңгыга килгәндә, ялкаулансам да шөгыльләнергә чыгарга тырышам, чыккач йөрисең, ясыйсы килмәсә дә күнегүләрне ясыйсың. Бик каты шөгыльләнәсе килмәгән очракларда, бераз йөрим дә керәм.

 Ничә пар чаңгың бар? Иң кыйбатлысы күпме тора? Иң шәп, иң яхшы чаңгылар кайсы илнеке?

 14-15 пар чаңгым бар. Кайсы илнеке әйбәт дигәнгә төгәл генә әйтеп булмый, һәркемгә үзенчә. Минем үземә Францияның «Rossignol» маркасы ошый. Иң кыйбатлы чаңгым — 45 мең сум. 

 Әйдә, спорт комплектыңның бәяләрен саныйк әле…

 Шапка — 1500, күзлек — 12 мең, перчатка — 1500, термобелье — 7 мең, костюм — 12 мең, ботинкалар — 27 мең, чаңгы таяклары — 18 мең, чаңгы — 30 мең сум. 

Чаңгычы егетнең туклануында әллә ни үзенчәлекләр булмаган. Быел гына үзгәрешләр кертә башлаган. Җыеннар (сборлар) вакытында баллы ризыклар ашамый. Күбрәк балык белән туклана. Углеводларны гарнир рәвешендә генә ашый.

«Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк»

Нияз, спорттан тыш тагын нинди кызыксынуларың бар? 

Профессиональ спортта булгач, башка әйберләр белән шөгыльләнергә бик вакыт та калмый. Кич белән китап укыйм, соңгы араларда инглиз телен өйрәнәм. 

Соңгы укыган китабың?

«Разум чемпионов». Бик яхшы китап, спортчыларга да, спорттан ерак булганнарга да укырга киңәш итәм. Максатыңа ничек ирешергә икәне барысы да язылган анда. Хәзерге вакытта «Соревновательный вес чемпиона» дигән китап укыйм. 

Татарча укыйсыңмы?

 Татарча бик укыганым юк. Ләкин хәзер татарча да, русча да, инглизчә дә укуны кертеп җибәрергә иде. Минем быелга максатым якынча татарча — 4, русча — 5, инглизчә 1 китап укып бетерергә иде.

Моңарчы татарча укыганың юк идеме?

Бар иде, истә түгел исемнәре.

Нияз, хәзер балалар бакчасына йөрүче балалар да русча сөйләшә. Гап-гади татар авылында бу. Игътибар иткәнең бармы моңа?

Әйе, безнең авылда да шулай. Русча шундый шәп сөйләшәләр, мин авылга кайткач шаккатам аларга. Әтинең туган авылы Мамалайга кайтып йөрибез. Интернетта мультфильмнар карап өйрәнәләрдерме… Безнең вакытта алай булмады, шуңа күрә минем уйлавымча, аларның русча сөйләшүе әйбәт. Мин Ханты-Мансийскийга киткәндә русча белми идем, авыр булды. Безнең авылга татар гаиләсе малайларын кайтарганнар иде, татарча өйрәнегез, сөйләшегез, дип. Ул малайлар, киресенчә, авыл малайларын русчага өйрәтеп киттеләр. Татар кешесе үзенең телен белергә тиеш дип уйлыйм. Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк.

Димәк, гаиләдә татарча сөйләшеп телне саклап була дип уйлысыңме?

Әйе, була.

«Абыем биш минутка иртәрәк туган»

Өч бертуган чаңгычы егетләр Миләүшә һәм Илгиз Таиповлар гаиләсендә үсә. Иң олы уллары Алмаз, аннан соң игезәкләр — Илназ һәм Нияз дөньяга килә.

«Игезәгем белән бик охшамаганбыз. Ул миннән биш минутка иртәрәк туган. Йөзгә дә икебез ике төрле, буйга да ул озын, мин тәбәнәгрәк, ул ябык, мин әзрәк тулырак гәүдәле, характерларыбыз да икебезнеке ике төрлерәк. Спортта мин озын дистанцияләрдә көчле булсам, ул, киресенчә, кыскаларга каты чаба иде. Мәктәптә укыган чакта, беребез авыргач, икенчебез дә авырыйбыз дип, бармый калган чаклар булгалады», — дип искә ала егет.

Егетләр өчесе дә биш вакыт намазда. Балачакта дәү әниләренең намаз укыганнарын күреп, ислам дине турында сөйләгәннәрен ишетеп үсәләр.

«Башлангыч сыйныфта укыганда, мәктәптән кайтышлый мәчеткә намазга керә идек. Без анда намаз укыйбыз дип тә түгел, күбрәк күңел ачарга кергән булганбыздыр. Мулла үз янына утыртып сөйләштерә, үзе дә төрле хәлләр сөйли иде, шуннан бергәләп намаз укый идек», — дип искә ала Нияз.

 Өч бертуган арасыннан беренче булып Алмаз намазга баса. Абыйсы, әйдә, укы, кирәк дигәч, аны күреп Нияз да иярә, ураза тотып карый. Рамазан аенда биш вакыт намазны да укый башлый. 

«Дин спортка комачауламый, киресенчә, булыша гына. Дисциплина буенча да бик зур ярдәм итә. Биш вакыт намазны да укыйм, уразаны да тотып барам, Аллаһка шөкер», — ди динне дә, спортны да үзенең юлдашы итеп сайлаган спортчы егет.

«Яулыклы да, намазлы да кыз кирәк»

Нияз, син әлегә өйләнмәгән. Кызлардан игътибар күпме сиңа, социаль челтәрләрдә язалармы?

Язучылар бар, ләкин мин исламда булгач, намазлар укыгач, язышмаска тырышам. Миңа яулыктан, намаз укый торган, ислам кануннары буенча яши торган кыз кирәк. Шуңа күрә, мин, Аллаһ бирса, ошаткан кызны тапсам, шунда ук өенә барып алам. 

Өенә барып аласы кызны да кайдан да булса табарга кирәк бит. Син ничек эзлисең кызларны?

Эзләгәнем юк, урамда күреп барып танышырга, интернетта күреп язырга мөмкинмен.

Бу язма интернет киңлекләренә чыкканнан соң, сиңа күз төшерүче кызлар тагын да артыр, мөгаен. Әйдә, без кызларга алдан ук әйтеп куйыйк әле. Сиңа нинди кыз ошый? Беренчедән, намазда булырга тиеш, тагын…

Башта диненә, үзенең акыллы булуына, ата-анасына, тәрбиялелегенә игътибар итәм. Миңа, иң мөһиме, шул сыйфатлар.

Ә спортны яратуы?

Анысы да кирәк. Ләкин яратмаса, үземә тырышасы була инде спортка кертеп җибәрергә.

Спортта гаиләне тәэмин итәрлек акча эшләр өчен, чаңгыда бик каты «йөгерергә» кирәк. Күрсәткечләрең начар булса, спорт белән генә гаиләне алып барып булмый. Чаңгы спорты футбол, хоккей, волейбол спорт төрләре шикелле финансланмый.

Максатчан, булдыклы яшьләр сокландыра. Ниязга алга таба да уңышлар телибез. Яңа үрләр, зур җиңүләр, саулык насыйп булсын сиңа, татар егете.

Улы, кызы чаңгы шусын

Үзләре булсын татар.

Булдыклы егетләр белән 

Милләтнең даны артыр.