Йөгерешче Илһам Закиров: «Минем өчен иң мөһиме — шәхси беренчелек»

Илһам — Актаныш егете, спринтер, яисә кыска аралыкларга йөгерүче спортчы. Хәзерге вакытта спорт академиясендә физкультура укытучысы булу өчен белем ала. «Татар-Информ» хәбәрчесенә ул үзенең йөгерүгә ничек кереп киткәне, ашау рационы һәм хыяллары турында сөйләде.

— Илһам, ничек итеп җиңел атлетикага кереп киттең?

— Очраклы рәвештә генә кереп киттем. Аңа хәтле дә җиңел атлетика белән шөгыльләнергә теләгем бар иде. 2012 елда мәктәп ярышында икенче урын алганга, мине район ярышына сайладылар. 1500 метр кросс йөгереп, өченче урында калдым. Мине тренер Рүзил Нәзифович үзенә чакырып алды. Шул вакыттан бирле җиңел атлетика белән шөгыльләнәм дә инде.

— 2012 елда кереп киттем дисең, ул вакытта ничә яшь иде соң сиңа?

— Мин ул вакытта җиденче сыйныфта укыйм идем. Безнең авыл мәктәбен япканга күрә, мин унбиш чакрым ераклыкта урнашкан Актанышка барып, анда укый башладым.

— Үзеңнең беренче казанышыңны хәтерлисеңме?

— Хәтерлим, әлбәттә, ул районда беренче тапкыр йөгергән көн иде. Мин аннан зур ярыш җиңгән кебек кайттым. Иң истә калганы шул булды. Әлбәттә, тагын истә калганнар арасында беренче тапкыр Татарстанны җиңү, беренче тапкыр Бөтенроссия унверсиадасында призлы урынга керү бар. Менә шулар инде алар санап үтсәң. Һәм, әлбәттә, әле яңа гына студентлар арасында үткән Россия Чемпионатында беренче урында калу кадерле казанышларымның берсе дип уйлыйм.

— Җиңел атлетика берничә төргә бүленә. Ә син нигә спринтны (кыска аралыкка йөгерү) сайларга булдың?

— Ул кешенең шәхси үзенчәлекләреннән, кешенең организмннан тора. Менә минем мускуллар озын дистанцияләрне йөгерә алмаслык итеп яраклашкан. Ул махсус тестлар аркылы билгеле була. Мәсәлән, ун чакрым йөгергән кеше беркайчан да рәхәтләнеп спринтны йөгерә алмаячак. Без икебез дә йөгерү белән шөгыльләнсәк тә, безнең әзерлекләр нык аерыла.

— Синең буй-сының кросска (озын аралыкка йөгерү) туры килеп, спринтта йөгерәсең килә икән, син аны барыбер дәрәҗәле рәвештә йөгерә алмаячаксың булып чыга.

— Йөгереп була инде, ләкин үзеңнең шәхси чигеңә хәтле. Әлеге очракта шәхси чигең дә бик кечкенә генә булачак.

Кешенең акрын һәм тиз мускул җепселләре бар. Тиз булган мускул җепселләре күбрәк икән, димәк, син күбрәк спринт йөгерергә яраклашкансың. Синең акрын булган мускул җепселләрең күбрәк икән, димәк, зуррак ераклыкка — 1500 метр, өч, биш километр һәм марафоннар йөгерергә яраклашкансың булып чыга.

«Йөгермәсәм, баянда уйнар идем»

— Беркайчан да спринт йөгерүеннән туктап, кросс йөгерәсең килмәдеме?

— Минем киресенчә булды. Башта мин 1500 һәм 800 метр аралыкларны йөгерә идем. Йөгердем-йөгердем дә, туйдым, өч ел элек спринтка күчтем.

— Йөгерү булмаган булса, нинди спорт төрен сайлар идең?

— Йөгерү булмаган булса, чаңгы спортына кереп киткән булыр идем, яисә инде җырлый башлап, баянда уйнар идем.

— Ә нигә чаңгы спортын сайлар идең?

— Бертуган абыем чаңгы шуганга, миндә дә бу спорт төре белән кызыксыну бар. Абыем да спорт академиясен тәмамлады, бер тапкыр 50 чакрым марафонны үтте.

— Кечкенә чагыңда кем булырга хыялландың?

— Авыл советы рәисе, авыл баласы бит мин (көлә). Юк, футболчы булырга хыялланган идем. 2008 елдан алып 2010га кадәр безнең Россия җыелма командабыз бик популяр иде. Хыялланып, авылда махсус футбол кырлары эшләп, чокып, агачлар белән капкалар куеп, көн дә кич белән бөтен авыл җыелып уйный идек.

— Актанышта футбол секциясе булса, син хәзер йөгерешче түгел, бәлки футболчы да булыр идең. Ничек уйлыйсың?

— Миңа командалы уеннар кызык түгел, минем өчен иң мөһиме — шәхси беренчелек. Аннан соң, ул вакытта безнең районыбыздан чыккан бик танылган йөгерешчеләр бар: Фирдәүс Шәемов, Фирая Солтанова-Жданова. Шуларга карап, минем дә йөгерешче буласым килде.

«32 тапкыр дүртенче урында калдым»

— Ялгышмасам, син нигәдер гел дүртенче урынга каласың. Сәбәп нәрсәдә икән?

— Ул ниндидер сынаудыр инде. Мин аны берничек тә аңлата алмыйм. Сигезенче сыйныфта Алабуга шәһәрендә Татарстан беренчелеге ярышында 400 метр йөгердем. Финишка җиттем, тренер тора секундомер тотып: «Тагын дүртенче инде», — дип. Шул вакыттан бирле мин дүртенче урыннарны чутлап киләм. Дүртенче урында мин 32 тапкыр калдым. Аңа карамастан, безнең спортта иң мөһиме — вакыт. Мәсәлән, 400 метрны бер вакытка йөгереп бер ярышта син беренче урынга кала аласың, икенче ярышта аннан да яхшы йөгереп, дуртенче килә аласың. Һәм, әлбәттә, бу очракта син дүртенче килүне сайлыйсың.

— Ашау мәсьәләсенә килгәндә, үзеңне чиклисеңме?

— Әлбәттә, чикләү бар. Майлы ризыкларны киметергә, бик ашамаска тырышам. Иртә белән мәҗбүри рәвештә рационыма карабодай , 400-500 мл сөт һәм яшел чәй кертәм. Күпчелек аксымнарга һәм углеводларга өстенлек бирелә.

— Көн дә майсыз, шикәрсез коры карабодай ашау туйдырмыймы?

— Юк, туйдырмый.

— Пандемия аркасында Татарстанда барлык спорт комплексларны яптылар дисәң була. Спортчы буларак үзеңне хәзерге вакытта ничек итеп формада тотасың?

— Безнең проблема түгел инде ул, тренерга бераз авыррак, чөнки безнең программаны тренер төзи. Теләгең булса, төрле җирдә, төрле шартларда шөгыльләнеп була. Бөтен нәрсә теләктән генә тора.

— Көн саен тренировка ясыйсыңмы?

— Атнасына биш-алты тапкыр. Безнең спринтка күпчелек тренировкалар программасына йөгерү түгел, ә тренажерлар залы керә. Бер көн мәҗбүри рәвештә ял.

«Һәр тренировкадан соң аңа гел кире бару теләге булырга тиеш»

— Тренировкаларга барасың, йөгерәсең килмәгән чаклар булдымы?

— Булгалый инде ул. Андый уйлар була икән, димәк, тренерга әйтергә кирәк, чөнки ул дөрес фикер түгел. Һәр тренировкадан соң аңа гел кире бару теләге булырга тиеш. Мотивация бар ул, ләкин шулай ук «истощение организма» дигән әйбер бар. Синең организмың тулысынча ял итәргә өлгерми икән, димәк, нәрсәдер дөрес бармый. Бу очракта ял бик зарур. Шуңа карап, тренер синең программаңны үзгәртергә мөмкин.

— Ничек итеп ялкаулык белән «истощение организма» дигән төшенчәне бутамаска?

— Ялкаулык — ул тренировкага бөтенләй барасы килмәгән дигән сүз. Тренер әйтә, ә синең эшлисең килми. Ә «истощение организма» — синең эшлисең килә, ләкин барып чыкмый. Минем андый халәтнең булганы бар. Шундый халәткә барып җиттем дә, тренерга әйттем, ул миңа биш көн ял бирде. Вакыт үткәч, тренировкага килдем, эшли башладым, тагын юк инде, кыен. Бөтенләй эшлисе килми. Нәкъ ярышлардан соң булды бу хәл. Аннан авырып киттем. Организм беткән, иммунитет төшкән. Соңыннан тренер тагын бер атна ял бирде, әкренләп кенә терелдем, ял иттем. Аннары инде күзләр яна башлады. 

— Җырчы яки баянчы булыр идем дидең. Әлеге сәләт сиңа кайдан килгән?

— Минем гаиләм спорт белән берничек тә бәйләнмәгән, мин анда үзем ничектер кереп киттем. Ә җырга, моңга килгәндә, ул безнең нәселдән килгән сәләт. Чөнки минем абыйлар һәм апалар татар дөньясында киң танылган кешеләр: композитор Илгиз Закиров, Артур Исламов, Гөлназ Закирова. Шулардан җырлау, баянда уйнау сәләте миңа күчкәндер.

— Спортчы булмаган булсаң, сине хәзерге вакытта татар эстрадасында күреп булыр иде микән?

— Бөтен нәрсә дә булырга мөмкин. Ләкин мин үземне әлегә бары тик спортта гына күрәм. Мәсәлән, Артур абый үзе дә спорт кешесе, спортны ярата. Кечкенә чагында көрәш белән шөгыльләнгән, әтисе дә көрәшче.

— Спортта травмалар алганың булдымы?

— Спортчының иң курыккан нәрсәсе — ул, әлбәттә, җәрәхәт алу инде. Үткән сезонда минем бик зур травма булды. Сигез-тугыз ай йөгерә алмадым. Шул травма аркасында операция ясадылар, ун көн эчендә җиде килограмм югалттым. Тренерны алыштырдым, әкренләп йөгерә башлап, яңа тренерым кире формага кайтарды. Кайтарып кына калмады, моңа кадәр яулаган үрләрдән дә югарырак күтәрде. Һәр авырлык — җиңү өчен бирелә.

— Бар яктан да килеп торасың, Илһам. Кызлар социаль челтәрләрдә күп язалармы?

— Үтерәләр. Дөресен әйткәндә, кызларга вакыт калмый.

— Планнарың нинди?

— Белем алып, үземнең юнәлешем буенча ныклап эшләргә. Максатларым зурдан.

— Хәзерге вакытта җиңел атлетика допинг аркасында ябык. Аның турында нәрсә уйлыйсың?

— Ул инде сәясәт белән бәйле. Быел җиңел атлетика федерациясенә яңа президент килде. Ул безне бу сазлыктан чыгарыр дигән өметтә калабыз.