Спорт министры беренче урынбасарының тренировкасы ничек үтә?
Татарстанның спорт министры беренче урынбасары, көрәшче Хәлил Шәйхетдинов "кичәге бәлешне яндырган".
Инстаграмына ул спорт тренировкасыннан видео куйган.
"Бүген тәнем өчен бәйрәм ясадым. Башта 45 минут кардиотренировка, аннары 25 минут көч таләп итүче тренажерлар, аннары 1 километр йөзү, 2 тапкыр саунага керү. Һәм мин яңадан туган кебек. Кичәге бәлешне яндырдым", - дип язган Хәлил Шәйхетдинов.