Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спорт мәктәбендә трибуна ишелгәч үлгән хатын турында: искиткеч әни иде

news_top_970_100
Спорт мәктәбендә трибуна ишелгәч үлгән хатын турында: искиткеч әни иде
видеодан скриншот

Кичә Ростов-на-Дону шәһәрендә спорт мәктәбендә трибуна ишелде. Биредә 1 хатын-кыз үлде, 25 кеше, шул исәптән 15 бала имгәнде. 45 яшьлек хатын улы уйный торган футбол матчына килгән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Трибуналар көчле җил вакытында ауган. 

45 яшьлек Лариса турында танышлары «искиткеч әни иде» дип искә ала. «Мин аны 2 ел чамасы беләм. Аның 14 һәм 20 яшьлек ике улы бар. Кечесе футбол ярата. Лариса балаларны яратты, үзенекеләрен генә түгел», – ди танышы.

Лариса шәһәрдә билгеле кеше – ул йога инструкторы һәм профессиональ парикмахер. Ул һәрчак ярдәмгә әзер кеше була. «Мин дәрескә улымны еш алып килә идем. Лариса аны кадакларга бастырды. Лариса үлгәнен белгәч, улым да елады», – ди тагын бер танышы.

Күрше хатыны сүзләренчә, ул 30 майда Ларисаның кече улының матчын карарга баруын искә ала. «Мин аның белән бүген аралаштым. 13.30 сәгатьтә соңгы тапкыр шалтыратыштык. Ышана алмыйм», – ди күршесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100