news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Спорт мәйданчыгында алтыпочмаклы футбол кыры ясап куйганнар

news_top

Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә алтыпочмаклы футбол кыры барлыкка килгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Әлеге кырны коммуналь хезмәт вәкилләре ясап куйган. Башта алар торбаүткәргечне ремонтлый, моның өчен спорт мәйданчыгының өслеген сүтәләр. Аннары өслекне кабат җәеп тормыйлар, тик койма ясап куялар. Шулай итеп яңа спорт төре өчен мәйдан килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Ачыкланганча, төзүчеләр спорт мәйданчыгын коллектор өстенә ясаган булган.

Шәһәр администрациясе барысын да төзәтергә вәгъдә иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар