Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спорт легендасы, Олимпия чемпионы, язучы Юрий Власов вафат

Танылган спортчыга 85 яшь иде.

news_top_970_100
Спорт легендасы, Олимпия чемпионы, язучы Юрий Власов вафат

Олимпия чемпионы, авыр атлетика спортчысы Юрий Власов 85 яшендә вафат булган. Бу турыда стронгмен Михаил Кокляев инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Бүген иртән 85 яшендә совет спорты легендасы, язучы Юрий Петрович Власов вафат булды. Ул Җир планетасында беренче булып ике центнердан артык авырлыкны баш өстенә күтәргән кеше. Бөек, көчле һәм ачык кеше иде», — дип яза ул.

РИА Новости Россия Авыр атлетика федерациясе президенты Олег Писаревскийга сылтама белән хәбәр иткәнчә, Власов иртәнге аш вакытында үлгән. Ул иртән күңелле булган, табын артында хәле киткән. Тромб булгандыр, дип фаразлыйлар. 

Юрий Власов 1960 елда Олимпиадада җиңде. Ул дүрт тапкыр дөнья чемпионы, алты тапкыр Европа чемпионы, биш тапкыр СССР чемпионы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100