Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спорт белән шөгыльләнмәгән өчен баласын вәхшиләрчә кыйнаган әти кешене кулга алдылар

Алты яшьлек малай әнисе белән кала.

news_top_970_100
Спорт белән шөгыльләнмәгән өчен баласын вәхшиләрчә кыйнаган әти кешене кулга алдылар
https://pixabay.com/

Алты яшьлек баласын кыйнаган ир-ат төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган иде. Кадрларда зур гына гәүдәле әти кеше нәни малайны йодрыклары белән тукмый, аннары металл торба белән суга. 22 апрельдә Мәскәү суды Эмильбек Жунусов исемле бу ир-атны кулга алу турында карар чыгара. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баласын вәхшиләрчә кыйнаган ир-ат судта елап җибәрә. Ул шулай иттереп үзен кызгандырмакчы була. «Мин улымны кыйнамадым, мин аны тәрбияләдем», — дип мыгырдана ул. 

Ләкин тикшерү бу кешене кулга алуны үтенә. «Кыргызстан гражданиның регистрациясе дә юк, ул теләсә-кайсы вакытта тикшерүдән качырга мөмкин», — дип прокурор. 

Эмильбек исә башка алай эшләмәскә ант итә, ләкин аңа, әлбәттә, ышанмыйлар.

«Суд аны ике айга сак астына алырга дигән карар чыгарды», — дип әйткән Мәскәүнең Кунцево район суды сәркатибе.

Бала хәзер әнисе белән яши. Аның тәнендә күгәргән һәм сыдырылган урыннар була. Әтисе аны даими рәвештә кыйнап тора дип фаразлыйлар. Соңгы тапкыр кыйнаганны баланың туган апасы видеога төшереп тора һәм социаль челтәрләрдә тарата. Шуннан соң гына өйдәге тиранга чара табыла. Аңа карата «балигъ булмаган баланы җәзалау» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Бу кешене җиде елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100