news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Спиртлы эчемлекләрнең кайсысы иң зыянлы?

Табиб сыраны тыярга кирәк дигән фикер әйтте.

news_top
Спиртлы эчемлекләрнең кайсысы иң зыянлы?
pixabay.com/ru

Табиб-психиатр, нарколог, медицина фәннәре кандидаты Даниил Покровский сәламәтлеккә зыяны күп һәм аз булган алкогольле эчемлек турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Белгеч сыраны тыярга кирәк дигән фикер әйтте. Ул аны сәламәтлек өчен иң зыянлы эчемлек дип атады.

«Сырадагы иң зыянсыз ингредиент - алкоголь. Ә күбек, төс һәм тәм бирә торган өлешләре кеше сәламәтлеге өчен бик нык куркыныч. Аларда кобальт металлы да бар», — дип сөйләде Покровский.

Ул бу матдәләрнең кардиотоксик булуын аңлатты. Ә аның рөхсәт ителгән көнлек нормасы 375 мл сырада була. Һәм бу күрсәткеч эчемлекнең бәясенә бәйле түгел диде белгеч.

«Сыра һәм сыра эчемлекләрендәге металлар кардиопатиягә, йөрәк симерүгә китерә. Һәм әлеге патологияләр еш кына үлем китереп чыгара», — дип кисәтте табиб.

Ул урта гасыр рәссамнарының эшләрен үрнәк итеп китерде. Алар кобальттан эшләнгән буяулар кулланган һәм бу металлның токсик булуы аркасында картайганчы яши алмаганнар. Сыра яратучылар да кобальт белән агуланырга мөмкин дип аңлатты нарколог.

Ә иң зыянсыз алкоголь эчемлек дип табиб коры кызыл шәрабны атады. Аның сүзләренчә, ул витаминнарга, микроэлементларга һәм антиоксидантларга бай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар