news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шпинаттан коймак рецепты

news_top
Шпинаттан коймак рецепты
Фото: Илүзәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татар малай» сәхифәсен алып баручы блогер Ринат Галиәхмәтов үзе дә, аның хатыны Илүзә дә тәмле һәм үзенчәлекле ризыклар пешерергә ярата. Алар рецептлар белән социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бүлешеп бара. Бу юлы Илүзә шпинаттан коймак пешергән. Яшел коймаклар бик тәмле күренә.

Коймак камыры өчен 30-40 грамм шпинат, 1 йомырка, 30-50 грамм дөге яки ногыт оны, бер чеметем тоз, 40-45 грамм су кирәк була.

Шпинатка су салып блендер белән вакларга, аннары калган ингредиентларын кушып болгатырга. Табаны майларга да ике ягын да кыздырып алырга.

«Иртәнге аш тәлинкәсен тулыландыру өчен бик шәп», – ди блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар